Cугыш еллары хатирәсе
“Таң“ газетасында “Сугыш балалары сөйли“ дигән конкурс турында укыгач, мин дә язарга булдым әле. Элегрәк, алдагы газета битләрендә минем “Сугыш еллары хатирәсе“ дип исемләнгән мәкаләм урын алган иде. Анда сугыш елларында, сугыштан соң ачлы-туклы йөргәннәрне чагылдырып язган идем. Әни сугыш чорында да, сугыштан соң да фермада сыерлар сауды. Хезмәтләре бик авыр, барысы да кул көче белән эшләнә иде. Әнинең сыер җигеп, урманга утынга киткәнен дә язган идем. Сыер тау уңаена чабып, утын чанасын аударып, әнинең бары тик төнге икедә генә









