Саумы, ветеран!

МУЛЛАХМӘТ абый Мөнәсыйпов безгә үзенеӊ сугышчан юлы турында сөйли. Кырык ел гомер үткән. Кеше хәтере төпсез хәзинә икән. Ни генә юк анда… Үз-үзен онытып, мавыгып, дулкынланып сөйли Муллахмәт абый.
— Танковый частьта хезмәт иттем мин. Чиләбедә 6 ай укыгач, Т-34 белән туры фронтка киттек… Аныӊ тормыш иптәше Тәскирә апа безне инде ничәнче кат чәй эчәргә чакыра: — Әйдәгез инде, утырыгыз. Ул сугышта күргәннәрен сөйли башласа, өч көн, өч төн дә җитмәс… Тәскирә апа белән Муллахмәт абый хәзер лаеклы ялда.
Алар гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлыйлар: утыз елдан артык мәктәптә укыталар.
Ә бүген аларныӊ эшен өлкән кызлары Гөлфирә дәвам итә. Марат Пермьдә заводта эшли. Зифаныӊ тормыш иптәше офицер, шулай ук Мөнәсыйповларныӊ уллары Вил дә, авиация училищесын тәмамлагач, алтынчы ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, өлкән лейтенант.
Мул тормышта, тату яшиләр Муллахмәт абый белән Тәскирә апа. Әмма Мөнәсыйповныӊ сугышта алган яралары гына әледәнәле үзләрен сиздереп торалар.
— Берничә операция ясап, аягымнан, оча сөягенеӊ буын өлешеннән ун осколка алдылар, — дип сөйли безгә сугыш ветераны. — Ә хәзер тәнемдә металл кыйпылчыклары ничә калгандыр, әйтә алмыйм.
Муллахмәт абыйныӊ хикәясен тыӊлаганда сугыш hәм хезмәт ветераныныӊ яшьлек еллары, фронт сәхифәләре бер-бер артлы күз алдыннан узалар сыман.
…1941 ел. Мул игеннәрнеӊ күкрәп үскән, хуш исле тугайларныӊ чәчәкләргә күмелгән, тургайларныӊ дәртләнеп җырлаган чагы. 22 июнь иртәсендә ил өстендә яшен тизлеге белән куркыныч хәбәр таралды: Сугыш! Сугыш башланган! Бәхет балкыган йөзләрне кайгы-хәсрәт басты.
Күз яшьләренә күмелеп, фронтка китүчеләрнеӊ ата-аналары, сөекле хатыннары, газиз балалары, сөйгән ярлары калды.
Әнисе hәдия Муллахмәтне сугышка озатканда “Канэчкеч дошманны җиӊеп кайтыгыз, улым“, — ди.
— Кайтырбыз, әнкәй, hичшиксез, җиӊеп кайтырбыз! Китүче егетләр вагоннарга утыру белән үзләрен озата килүчеләргә кулларын изи-изи җыр башлыйлар. Болай да китек, ямансу күӊелләрне җыр тагын да ярсытып җибәрә.
Китәрбез, дуслар, каласыз, Сагынып кемгә карарсыз? …Без, улларыгыз өстендә Туган илнеӊ язмышы.
Киттеләр. Кемнәр кайтыр, кемнәр юк. Кичә генә парта арасында утырган малайлар тыныч тормыш җырларын изге сугыш җырларына алмаштыралар: Бара сугыш, бөек сугыш, Изге халык сугышы! * * * …1943 елныӊ мартында үзәк фронтта безнеӊ гаскәрләрнеӊ hөҗүме туктатылды, hәм алар Курск тирәсендәге оборонага күчтеләр. Ике як та оборона корылмаларын ныгытты, шул ук вакытта ике як та hөҗүмгә хәзерләнде. Фронт сызыгы Орел, Курск hәм Белгород тирәләрендә ныгып калды. Ватан сугышы тарихына ул “Курск дугасы“ дигән исем белән керде. Әмма сугышларныӊ кайчан башланып китәсе июль башларында гына билгеле булды. Немецлар шул чакта гомуми hөҗүмгә күчтеләр. Алар, Орел тирәсеннән көньякка, Белгородтан төньякка таба hөҗүм итеп, “Курск дугасы“н бөгеп, “боҗра ясарга“, андагы совет гаскәрләрен тимер hәм ут боҗрасы эчендә калдырырга, аннары юк итәргә уйлаганнар иде.
Моныӊ өчен немец командованиесе 30дан артык дивизия, 3 меӊнән артык танк, ун меӊнәрчә орудие hәм миномет туплады. Германия командованиесе Генеральный штабында бу планны “цитадель“ — җиӊелмәс крепость дип атадылар.
Ләкин берничә көч авыр сугышлардан соӊ “цитадель“ җимерелә башлый. Дошманныӊ меӊнәрчә танкы ярдәмендә ясалган барлык атакалары кире кайтарылды. Совет гаскәрләре hөҗүмгә күчтеләр, гитлерчы яуларны тар-мар итә башладылар.
Бер атнадан артык дәвам иткән каты сугышлар нәтиҗәсендә дуга өзелде, фронт сызыгын безнеӊ гаскәрләр турайтты.
Менә шул сугышлардан берничә эпизод.
1943 елныӊ 5 июлендә Мөнәсыйповларныӊ Т-34 танкы hәм тагын берничә танк, дошман оборонасын өзеп, эчкә үтеп керә.
Калкулык өстендә ут давылы куба. Хәл мөшкелгә әйләнә: дошман артиллериядән көчле ут ача, миналар ухылдый. Алгы сызыкта урнашкан гитлерчылар каршылык күрсәтәләр: миналар чиный, берөзлексез пулеметлар тырылдый. Ниhаять, яшерен позициягә урнашкан кара тәреле орудиене Мөнәсыйпов үзенеӊ сугышчан дуслары белән сытып үтә. Немец автоматчылары өскә ыжгырып килгән танкларга каршы тора алмыйлар, төрле якка табан ялтыраталар.
Шул рәвешчә, Михаил Хохлов командалык иткән экипаж (Мөнәсыйпов та шунда була) дошманныӊ бер орудиесен, 2 транспортерын, 50гә якын солдатын hәм офицерын юк итә.
Көннеӊ икенче яртысында җәяүле гитлерчыларга ярдәмгә немец танклары килеп җитә. Бугазга-бугаз каршы килү, туплар дуэле иде бу. Биттән тир елга булып ага, аркалар тозланып брезентка әйләнә. Әмма танкистлар түзә. Бу бәрелештә экипажга бик кызу туры килә. Ул әле дошман танкларына, әле пехотасына ата.
Ике якныӊ да танклары яна. Бу бәрелештә Мөнәсыйповлар экипажы үзе генә дә дошманныӊ ике танкын яндыра. Европаны авыз гармуны гына уйнап узган гансларныӊ бу юлы кикрикләре шиӊә: сугыш кырында күп кенә техникасын hәм мәетләрен калдырып, чигенергә мәҗбүр була.
Атышлар кими. Ләкин давыл алдыннан була торган тынлык кына иде бу.
— Даешь Белгород! Танк корпусына акбур белән шул сүзләрне язды Мөнәсыйпов.
* * * — Безнеӊ 112нче Кызыл Байраклы танк бригадасы Халхин Гол исемендә иде, — дип сүзен дәвам итә Муллахмәт абый. – Бер көнне безнеӊ бригадага Чойбалсан үзе килде. Монгол дусларыннан тагын нинди ярдәмнәр кирәклеге турында кызыксынды. Алар бу юлы алты эшелон ит тә алып килгәннәр иде.
Нихәтле хәрби очерклар язып, мин шуны белмәгәнмен: Ватан сугышында “Монголия хатыны“, “Монголиянеӊ рус кызы“, “Монголия чекисты“, “Монголия укытучысы“ кебек танк бригадалары да катнашкан икән.
…1943 елныӊ җәендә дошман 60 тонна авырлыктагы “Тигр“ танкларын hәм зур туплар белән коралланган үзйөрешле “Фердинанд“ орудиеләрен беренче тапкыр сугышка кертте. Шулар ярдәмендә немец командованиесе җиӊүгә ирешергә исәп тоткан иде. Ләкин Совет Кораллы Көчләренеӊ ярсулы hөҗүмен алар туктата алмадылар.
* * * Муллахмәт абый өрфия пәрдәгә төренеп, күкселләнеп торган Кала тауга карап, бераз тынып калды, аннары тамак кыргалап, хикәясен дәвам итте.
…8 июль.
Мөнәсыйповларныӊ танк экипажы Прохоровка станциясенеӊ көнбатыш кырыена беренче булып керә. Ике танк экипажыныӊ командирлары бертуганнар: Михаил hәм Федя Хохловлар.
Безнеӊ танклар hәрчак бергә hөҗүм итәләр, немецларны ут давылы белән “сыйлыйлар“, берберсенә ярдәмгә ашыгалар.
Гитлерчылар фауст-патрон сиптерә башлагач, кинәт әйтеп аӊлата алмаслык чыелдау-шартлау тавышы ишетелә. Әйтерсеӊ лә, танкны яшен суга. Ул яна башлый. Мөнәсыйпов көч-хәл белән башняны ачып җиргә төшә. Ул каты яраланган икән. Аныӊ артыннан экипаж командиры да чак чыгып котыла. Танк йөртүче Шестаков белән радист Егоров (ул Еловодан була) hәлак булалар.
— Әйдә тизрәк, читкәрәк шуышыйк. Танк шартлаячак, — ди командир.
Ике танкист арыш арасына кереп китә. Ярый әле, аларны Федя күреп өлгергән була. Ул Михаил белән Муллахмәтне үз танкына урнаштыра.
— Федяга минем рәхмәтем чиксез зур. Ул Сталинград өлкәсеннән. Сугыштан соӊ күпме эзләсәм дә таба алмадым үзен. Хатыны Пелагея исемле булырга тиеш иде, ди Мөнәсыйпов.
Шушы сугышларда Мөнәсыйпов үзен кыю hәм батыр танкист итеп күрсәтә. Ул хөкүмәтебезнеӊ берничә сугышчан медальләре hәм орден белән бүләкләнә.
Шуныӊ белән бергә Верховный Башкомандующийныӊ язма рәхмәтләрен дә кадерләп саклый ул.
* * * Гомер дигәнеӊ йөгәнсез тулпар ат шикелле чаба да чаба. Әле кайчан гына өстә хәрби кием иде.
Ә бүген? Әйтерсеӊ лә, Җир-ана шартлаулар белән җәрәхәтләнмәгән, хәрабәләр булмаган; әйтерсеӊ лә, зәӊгәр күк йөзен төтен пәрдәсе капламаган, пулялар, снарядлар телгәләмәгән; әйтерсеӊ лә, изге сугыш беркемне дә эшеннән, укуыннан, сөйгәненнән аермаган… Үзенеӊ җылы кояшы, чәчәкләре белән җир өстенә тагын яз килде. Язныӊ матур-матур бәйрәмнәре арасында иӊ кадерлесе – Җиӊү көне. Әгәр 1945 елныӊ май аенда фашизмныӊ үз өнендә — Берлин шәhәрендәге рейхстаг өстендә Җиӊү байрагы җилфердәмәсе, бүген җир шарында ни буласын күз алдына китерергә дә куркыныч.
Бу зур җиӊү Муллахмәт кебекләр – миллионлаган совет кешеләренеӊ бердәм көрәше белән яуланды. Шуӊа да бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары каршында, аларныӊ бөеклеге каршында баш иясе килә.
Рәис ГАБТУКАЕВ.
Султанай авылы.
(“Таӊ“, 9 май, 1981 ел).


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *