Тигез урамнар – хыял түгел, ә чынбарлык
Ни өчен без, машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр, юлларга, аларның торышына, ремонтына, юл катламына шулкадәр нык игътибар итәбез? Бүген үсеш алган транспорт инфраструктурасыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. “Юллар булмаса, киләчәк юк”, — диләр. Моның белән килешмичә булмый, чөнки начар юлдан кирәк урынга вакытында барып җитү кыен… Соңгы елларда округ җитәкчелеге муниципалитет юлларының торышына зур игътибар бирә. Пермь крае хөкүмәтенең 2018 елның 5 декабрендәге 764-п санлы карары нигезендә һәм аукцион үткәргәннән соң, 2021 елның 17 декабрендә Барда муниципаль округы







