Ел саен октябрьнеӊ өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре — төзүчеләр, инженерлар, проектлаучылар, ремонт hәм хезмәт күрсәтүче персонал, шулай ук юллар төзү өчен материаллар әзерләүче предприятие хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан котлаулар кабул итәләр.
Бәйрәм алдыннан “Стройпром” ОООсында булдык hәм аныӊ җитәкчесе Т.Ә. Монасыйпов белән аралаштык. Башта Таhир Әлфиз улы үзе турында сөйләде. Ул алынган белгечлеге буенча төзүче икән, 2000 елда академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технология университетын “Сәнәгать hәм гражданлык төзелеше” белгечлеге буенча тәмамлаган. Шул ук елны яшь инженер-төзүче “Стройпром”га ташчы булып урнашкан.
— Ул вакытта “Газпром” компаниясенеӊ бүлендек предприятиесе булган “Стройпром” зур иде, ә аныӊ коллективы 150ләп кешегә җитте. Белгечләребез куллары белән төзелгән объектлардан “Болгар” кафесы, “Сарбай-базар“ныӊ элекке бинасы, Җәмигъ мәчетенеӊ берничә катын атарга була. Юллар турында сөйләгәндә, “Стройпром” алар белән hәрвакыт шөгыльләнә. Үз эшчәнлеген предприятие чирек гасыр алып бара инде, быелныӊ 6 августында ул үзенеӊ 25 еллык юбилеен билгеләде, аӊа нигез салучы — әтием Монасыйпов Әлфиз Ибраhим улы, — дип уртаклаша Таhир Әлфиз улы.
Бүген ОООныӊ төп эшчәнлеге — автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү, аларны карап тоту, күперләр төзү hәм ремонтлау. Шулай ук биредә бетон җитештерелә, бетон заводы бар. Юлларны карап тотуга нәрсәләр керә дигән сорауга әӊгәмәдәшем болай дип җавап бирде: “Бу юлларны, тротуарларны, канауларны кардан, чүп-чардан чистарту, юл буендагы үләннәрне кистерү, грейдерлау, таш түшәлмәгән юлга өлешчә таш салу, юллардан карны чыгару, бозлавыкка каршы материал салу, чокырларны ремонтлау дигән сүз”.
Хәзерге вакытта “Стройпром” ОООсы Ленин урамы hәм Фин бистәсендә Солнечная урамыннан башлап Сүҗдегә кадәр диярлек, ягъни 30 километрга якын юллар hәм урамнар өчен җавап бирә. Моннан тыш, предприятие коллективы тарафыннан күптән түгел Ятыш (Елово округы) hәм Озын Ялан (Барда округы) торак пунктларында күперләр, “Рассвет” газетасы урамында юл ремонтланган, Пушкин урамында тротуар салынган.
— Коллективыбыз зур түгел: машинистлар, машина йөртүчеләр, юл эшчеләре, каравылчы, җыештыручы, медицина хезмәткәре, бухгалтер, кадрлар буенча белгеч — барлыгы 17 кеше. hәрберсе үз эшен яхшы белә, дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Алар — зур хезмәт стажы булган намуслы кешеләр. Безнеӊ арада пенсионерлар hәм лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп килгән хезмәткәрләр бар. Мәсәлән, экскаватор машинисты Рафикъ Кучукбаев hәм баш бухгалтер Гөлнара Гребнева предприятие барлыкка килгән вакыттан бирле эшлиләр, шулай ук кадрлар буенча белгеч Эльзира Монасыйпова да зур стажга ия. Яшьләрнеӊ дә безгә эшкә урнашуы куандыра, — дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе.
Бәйрәм алдыннан Таhир Әлфиз улы үз коллективына җиӊел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде hәм сәламәтлек, уӊышлар, заказлар күбрәк булуын, яхшы хезмәт хаклары теләде. Форсаттан файдаланып, ул предприятиегә автогрейдер машинисты, юл эшчеләре кирәклеген билгеләп үтте. Барлык сораулар белән 8-902-83-93-761, 2-03-24 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.