Игътибар үзәгендә — спорт

В этом материале остановимся на строящихся в селе Елпачиха объектахКҮЗӘТЕЛГӘНЧӘ, район җитәкчелеге спорт үсешенә зур игътибар бирә, яӊа спорт объектлары hәм җиhазлары барлыкка килә.
Быел да искәрмә булмады, барлык авыл җирлекләре территорияләрендә спорт мәйданчыклары hәм воркаутлар урнаштыру буенча эшләр бара. Бу мәкаләдә Үдик авылында төзелеп торучы объектларга тукталыйк.
Яӊа объектларны урнаштыру Пермь крае хөкүмәтенеӊ 2018 елныӊ 14 мартында кабул ителгән ”Спорт мәйданчыкларын урнаштыру буенча чараларны финанслауга hәм физик культура hәм спорт белән шөгыльләнү өчен объектларны спорт җиhазлары hәм инвентарь белән тулыландыруга Пермь крае бюджетыннан Пермь крае муниципаль берләшмәләре бюджетларына субсидияләр бирү тәртибен раслау турында“гы 105-п санлы карары нигезендә hәм ”Торак hәм шәhәр мохите“ милли проектыныӊ ”Уӊайлы шәhәр мохитен формалаштыру“ федераль проекты кысаларында алып барыла. Подрядчылар үткәрелгән электрон аукционнар нәтиҗәсендә билгеләнгән иде.
Шулай итеп, 2 мартта hәм 20 апрельдә Барда муниципаль районы администрациясе hәм подрядчылар – ”Спецстройпроект“ hәм ”“АлмазСтройСервис“ ОООлары арасында ”Үдик авылында хоккей тартмасы белән универсаль спорт мәйданчыгы“ объектын төзү hәм ”Үдик авылы паркы hәм Ленин урамы, 38 адресы буенча җәмәгать кулланышындагы территория (ТОП)“ объектын җиhазландыруны дәвам итүгә муниципаль контрактларга кул куелды.
Бүгенге көндә эшләр инде бара.
Булачак универсаль спорт мәйданчыгы урынында асфальт-бетоннан нигез әзерләнгән hәм койма белән әйләндереп алу башланган. Агымдагы елныӊ август аена планлаштырылган эшләр тәмамлангач җирле халык биредә баскетбол, мини-футбол, волейбол hәм хоккей уйный алачак. Контракт бәясе якынча 5,5 миллион сум тәшкил итте, аларныӊ 50 проценты Пермь крае, калганы Барда муниципаль районы бюджетыннан.
Калган объектлар буенча хәзерге вакытта газоннар hәм яктырту булдыру буенча эшләр башкарыла. Контракт бәясенә түбәндәге эшләр керә: куакларны кисү, газоннар, яктырту булдыру, кече архитектура формаларын — чүп савытларын, эскәмияләр урнаштыру.
Контракт бәясе 1 миллион 270 меӊ сум тәшкил итте, аларныӊ 1 миллионнан күбрәге – федераль средстволар, 57 меӊ сумы — Пермь крае бюджетыннан hәм 127 меӊ сумы Барда муниципаль районы бюджетыннан. Эшләрнеӊ тәмамлануы агымдагы елныӊ августына тәгаенләнгән.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *