Зур хезмәт нәтиҗәсе

Результат большого трудаМай аенда Пермьдә “Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы” hөнәри осталык край конкурсы тәмамланды. Конкурс нигезләмәсе буенча hәр уку йортыннан тик бер генә кеше катнашырга тиеш иде. Конкурста Барда балалар сәнгать мәктәбенең баян классы буенча укытучысы Сария Мөхәмәтҗан кызы Ибраева катнашты.
Үз эченә портфолио, “Минем педагогик кредо” hәм “Ачык дәрес” презентацияләре кергән сынау нәтиҗәләре буенча Сария Мөхәмәтҗан кызы конкурста җиңүче булды. Котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!
Сария Мөхәмәтҗан кызы 30 елдан артык тормышын балаларга матурлыкны — музыка дөньясын өйрәтү hәм тәрбияләүгә багышлады. Бүген аның 19 укучысы Рәсәйнең төрле почмакларында мәдәният hәм сәнгать өлкәсендә уңышлы эшлиләр.
С.М. Ибраеваның чыгарылыш класс укучыларының чираттагы концерты 22 майда узды. Халык уен кораллары бүлегендә баянда уйнарга өйрәнгән алты балага мәктәпнең 5 елы артта калды. Алар барысы да имтихан сынауларын уңышлы үттеләр hәм белем турында үз тормышларында беренче документ — Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау турындагы таныклык алдылар. Менә аларның исемнәре: Азалия Илкәева, Артем Әлимов, Азалия Арысланова, Эмиль Алдаров, Альберт Казанбаев, Аделина Юсуфкулова. Соңгы дүртесе туган мәктәпләренә матур бүләк-концерт әзерләгәннәр иде.
Берсе артыннан берсе Бах, Гендель, Бетховенның классик әсәрләре, шулай ук эстрада җырлары, үзенчәлекле пьесалар, рус, украин, татар, башкорт халык көйләренең эшкәртелмәләре яңгырады. Ачык, дәртле, илhамлы чыгышлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Яшь музыкантларны хупларга классташлары, класс җитәкчеләре Х.Ә. Курлищук, И.И. Максутова, Ч.Г. Сакаева, дуслары, ата-аналары, туганнары килгән иде.
hәм , әлбәттә, бу балаларга елдан-ел сабырлык белән үз белемнәрен hәм осталыкларын бирүче кешеләр – Балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары булдылар: теоретиклар Л.Р. Маматова hәм
Ә.Р. Иманаева, хорчылар А.Ә. Зимасова hәм Г.И. Кузаева, сайлау буенча предмет укытучысы Г.Р. Кариева, шулай ук укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ф. Солтанова. Алар исеменә сәхнәдән рәхмәт сүзләре яңгырады: “Балаларга музыканы яратырга hәм аңларга өйрәтүегез, алар өчен ихлас борчылуыгыз өчен рәхмәт…”
Бу көнне чыгарылыш класс укучыларының hәр концерт чыгышы хатирәләр белән бәйле иде. Азалия, Эмиль, Альберт hәм Аделинаның баянда уйнаулары белән концертта тамашачыларны гына түгел, шулай ук юбилейларда, гаилә бәйрәмнәрендә, сөрән сугуларда туганнарын hәм якыннарын куандыруы сөенечле.
Ә аларның конкурсларда җиңүләре! Сәнгать мәктәбендә уку дәверендә Пермь крае шәhәрләрендә, Екатеринбургта, Башкортостанда, Франциядә узган иҗади ярышларда мәктәп hәм район исемен яклап, балалар лауреат hәм дипломант исемнәрен яуладылар.
Безнең районда иҗади балалар, яшь талантлар, оста педагоглар, зирәк ата-аналар күп булуы сөенечле. Районыбызда 50 еллык тарихлы, матур гореф-гадәтләрне дәвам итүче, киләчәккә өмет hәм оптимизм белән караучы сәнгать мәктәбе булуы сөенечле.
Индира ХАҖИЕВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *