Укытучы — киләчәккә юнәлдерелгән һөнәр
26 августта, яңа уку елы башланыр алдыннан, Барда мәдәният һәм ял үзәгендә традицион август педагогика киңәшмәсе уздырылды. Концерт залында округ укытучылары, барлык мәктәпләр директорлары һәм кунаклар җыелды. Чараны үзләренең матур музыкаль номерлары белән “Малышок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Барда гимназиясе укучылары ачып җибәрде. Видео мөрәҗәгатендә РФ мәгариф министры С.С. Кравцов август киңәшмәсенең мөһимлеген билгеләде, чөнки бу башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм планнар буенча фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык. Ул мәктәп директорларына, укытучыларга, педагогик коллективларга, мәгариф идарәләренең муниципаль органнары начальникларына


