Каз өмәсе — күӊелле йола

Елга буйлары боз белән каплангач, авылларда каз өмәләре үткәрелә иде элек. Бу вакытта hавадан кыр казлары соӊгы сәламнәре белән «кыйгак-кыйгак» кычкырып, җылы якка очып киткән булалар инде.

hәр өйдә күпләп йорт казлары, үрдәкләр асрала иде. Өмәләрдән соӊ hәр өйнеӊ чоланында каз түшкәләре эленеп тора, сандык өстендә ястык, мендәрләр өелә. Ә иӊ өстә, бигрәк тә кызлы өйләрдә чиккән тышлы, парлы мамык мендәрләр куелыр иде. Килеп керсәӊ, каз шулпасыныӊ, мичтәге каз бәлешенеӊ хуш исе бөтен өйгә таралган булыр.

Туйларда машинада кияү белән кәләш чиккән мендәрләргә сөялеп утырса, туй өстәлендә иӊ кадерле күчтәнәч булып чәкчәк, гөлбәдия hәм каз чыгарыла.

Әниләрнеӊ ничек каз караганнары искә төшә. Элекке йортларда казлар йомырканы талдан үрелгән кәрзиннәргә яки агач ящикларга салалар иде, шунда ук бала чыгаралар. Әни кәрзингә салам тутырып, сарык тиресе җәя. Казныӊ астына 10 йомырка куялар иде.

Каз бәбкәләре чыгар алдыннан әни каз йомыркаларын тикшерә: җылымса суга салып тора, эчендә тере бәбкәләр булса, йомырка селкенә. Әни hәр йомыркага тамга салып бара. Ата басмаганнары очраса, «И, булмаган», дип ата казны тирги. Каз бәбкәләре чыгар вакыт җиткәч, тәрәзәдән күзен алмый ата каз, кычкыра, әйтерсеӊ лә, бала тудыру йорты каршында басып торучы әти. Ата каз бәбкәләре өчен бик сөенә. Аныӊ биегәнен карап торуы бала-чагага аеруча кызык. Ата каз башын югары күтәреп кычкырып җибәрә, янәсе: «Күрегез минем бәбкәләремне!» Шунда ук, гаепле сыман, башларын аска иеп, бала чыгара алмаган казлар йөриләр.

Инкубатор пәйдә булгач, каз караулар бетте. Язын әзер каз бәбкәләре алып карый башлады халык.

Көзгә чаклы казлар тугайда йөриләр. Көн дә казларны тугайга илтеп куябыз, кич барып алабыз. Казлар шулкадәр күп, аларныӊ йоннарын җыештырсаӊ, бер мендәр булыр иде. Мин казларны кычкырып чакырам, тавышны ишетеп, очынып килеп җитәләр. Ә бер көнне кызык хәлгә тап булдым, безнеӊ ана казга Зәйтүнә апаларныӊ ата казыныӊ гыйшкы төшкән. Көн дә озатып килә, аннары кире кайтып китә. Казлар арасында да шундый мәхәббәт була икән, дип исем киткән иде.

Йола бәйрәмнәре үткәрү киӊ тарала башлагач, район мәдәният бүлеге соравы буенча хезмәткәрләр өчен семинар уздырдык. Төнгүктә каз өмәсе Дамирә Кузаева урамында яшәүче Вәфирә hәм Мидхәт Максиевлар хуҗалыгында үткәрелде. Сценарий язылды, өлкән класста укучы кызлар белән дәрестән калып җырлар, биюләр өйрәндек. Рәссам Мөсәлия Шәяхмәтова hәм китапханәче Хәлил абый Атнагулов рәсем ясау, бизәү, белдерү язуларны башкардылар, көянтә-чиләкләргә милли бизәкләр төшерелде, ишегалды милли тастымаллар белән бизәлде.

Авылныӊ тәҗрибәле, оста апалары казларны эшкәрткәнче ишек алдында биючеләр, гармунчылар, авылдашлар, район мәдәният хезмәткәрләре күӊел ачты, уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Хуҗабикә Вәфирә балаларга тәм-том өләште. Ниhаять, казлар җитешеп сылу кызларныӊ көянтәләренә эленде hәм елгага каз юарга юнәлделәр. Аларны уӊышлар теләп, сукмакка каз каурые сибеп, халык озатып калды. Иӊ кызыгы капчык эченнән каз бәбкәсе итеп киендерелгән сары күлмәкле кечкенә кызны тартып чыгару булды. Бу йола хуҗаларга алдагы елга да уӊыш теләүдән гыйбарәт иде. Бәйрәм тугай уртасында калкулыктагы сәхнәдә район мәдәният йорты, килгән кунаклар hәм авыл үзешчәннәре катнашында бик матур концерт белән дәвам итте.

Нишлисеӊ, дөньялар үзгәрде, каз караулар юк диярлек. Ә элекке матур традицияләр яӊадан тергезелсен иде.

Гүзәл Максиева.

Төнгүк авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *