Бар нәрсә мөмкин

Пленарное заседание

Край башкаласы “Пермь ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә зур вакыйга – IX Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы кысаларында Халыклар дуслыгы ачык форумы үткәрелде. Рәсәйнеӊ төрле төбәкләрендә яшәүче милләт вәкилләре, делегацияләр, 14 чит илдән делегатлар катнашты анда. Чарада булучыларны Пермь крае губернаторы Д.Н. Махонин hәм башка дәрәҗәле затлар сәламләде, нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Пермьдә Халыклар дуслыгы форумы 6-8 декабрь көннәренә туры килде. Чит илләрдән, илебез төбәкләреннән, край шәhәр hәм округларыннан йөзләрчә катнашучылар килүе чараныӊ бөтен Рәсәй буенча танылу алуын күрсәтте. Форум “Рәсәй Халыклары ассамблеясе” hәм Пермь крае губернаторы Администрациясе, РФ Президенты каршындагы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасыныӊ милләтләр эшләре комитеты, РФ Иҗтимагый палатасыныӊ милләтара hәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссияләре ярдәме белән оештырылды.

Экспертлар форумныӊ төп максатларын билгеләделәр: гражданлык җәмгыяте институтлары, галимнәр hәм хакимият органнары арасында партнерлыкныӊ hәм хезмәттәшлекнеӊ уӊай потенциалын үстерү; гражданлык җәмгыятенеӊ киӊ даирәсе арасында туры элемтәдә тору системаларын булдыру; фән hәм мәдәният, мәгариф hәм мәгърифәт өлкәләрендә иӊ яхшы тәҗрибәләрне алмашу; рус телен, рәсәй әдәбиятын hәм сәнгатен популярлаштыру; халыклар арасында ышаныч, дуслык hәм хезмәттәшлекне ныгыту.

IX Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, мәйданчыклар эшендә дуслык йортлары җитәкчеләре, Идел буе федераль округыныӊ милләтләр йортлары hәм башка этномәдәни учреждениеләре, коммерция булмаган оешмалар лидерлары, фән эшлеклеләре, белгечләр, дәүләтнеӊ милли сәясәт өлкәсендә эшләүче сәясәтчеләре, гражданлык җәмгыяте институтлары лидерлары, федераль, региональ hәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре – илнеӊ 50 субъектыннан 800дән күбрәк делегат эшләве билгеле.

Тантаналы вакыйга Рәсәй Федерациясе гимныннан башланды. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, төбәк хакимиятләре үз эшләрендә милли сәясәт, традицияләрне, мәдәниятне, башка халыкларныӊ телен саклауга аерым игътибар бирә, чөнки Пермь җирендә 146 милләт вәкилләре яши, дип билгеләп үтте.

— Пермь крае hәрвакыт илнеӊ мәдәни үзәге булды hәм булып кала. Күп милләтле булганга күрә, төбәк күп халыклар традициясен саклаучы hәм тәрбияләүче булып тора, ул безнеӊ якташларыбызныӊ күп буыннар кыйммәтләрен үзләштергән уникаль Кама буе мәдәниятен формалаштыра. Шул исәптән без милли телләрне үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Мәктәп программасы кысаларында укучылар татар, башкорт телләрен, коми-пермяк халыкларыныӊ hәм башка территорияләрнеӊ телләрен өйрәнәләр. Иӊ мөhиме – балалар тел hәм мәдәнияттә яшәүчеләрдән турыдан-туры белем ала, — диде Кама буе башлыгы. Ул шулай ук ел саен үткәрелә торган форум ярдәмендә Рәсәйдә милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш кертүче, мөhим актуаль мәсьәләләрне күтәрә торган профессиональ берләшмә формалашуын, быел беренче тапкыр чара кысаларында “Халык дипломатиясе лидеры” халыкара конкурсында җиӊүчеләргә бүләкләр тапшырылуын ассызыклады. “Пермь крае аралашу, тәҗрибә уртаклашу hәм иӊ яхшы тәҗрибәләр өчен ачык. Барлык кунакларны да безнеӊ төбәктә күрергә бик шат, киләсе елда Пермьнеӊ 300 еллыгын бәйрәм итүдә көтеп калабыз, — дип өстәде губернатор hәм делегатларга уӊышлы эш теләде.

Форум эшендә шулай ук “Елисаветинск-Сергиевск мәгърифәтчелек җәмгыяте” фондыныӊ Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова да катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, халыкны берләштерүнеӊ бер ысулы – кешеләрне тарихи хәтер янына берләштерү. Аныӊ сүзләренчә, мөhим даталар хакимиятнеӊ, җәмгыятьнеӊ, төрле конфессия вәкилләренеӊ үткәннәрен өйрәнү өчен берләшүенә ярдәм итә.

На переднем плане: Д.Н. Махонин, А.И. Мегердичев, А.В. Громова и др.

— Пермьнеӊ 300 еллыгы – тарихта үзенчәлекле чик, ул шәhәр территориясендә яшәүче халыкларныӊ мәдәнияте, җирле hөнәрчелеге турында сөйләргә, кешеләр тарихларына кызыксынуны hәм алар турында истәлекне яӊартырга мөмкинлек бирәчәк. Безнеӊ өчен бүген Рәсәйнеӊ кече hәм зур халыклары тарихы белән бертигез кызыксыну мөhим, — дип билгеләп үтте Анна Витальевна.

Биредә төрле мәйданчыклар эшләде, 50дән артык чара: Халык иҗаты hәм мәдәни мирас елына багышланган XX Рәсәй халыклары Конгрессы, этномониторинг hәм конфликтлы ситуацияләрне иртә кисәтү челтәре семинары, Рәсәй халыкларыныӊ Бөтенрәсәй “Тере җеп” (“Живая нить”) музыкаль проектлар (иҗади программалар) конкурсы, “Рәсәй hәм Кытай: “Рәсәй төбәкләре” халык дипломатиясе тәҗрибәсе” түгәрәк өстәле, “Хәзерге заман дөньясында мөселман хатыны” конференциясе, “Халык дипломатиясе лидеры” халыкара конкурсы, пленар утырышлар, семинар-киӊәшмәләр h.б. уздырылды. Программада каралган барлык чаралар зур әhәмияткә ия булды, катнашучыларда яӊа башлангычларга теләк уятты.

Конференцияләр залында танылган режиссер, “Сердце Пармы” фильмын экранга төшергән Антон Мегердичев белән иҗади очрашу бик күпләрне җәлеп итте. Биредә үк фильм өстендә башка эшләүчеләр, эпизодларда төшкән пермьлеләр – җирле халык та бар иде. Антон Игоревич безнеӊ төбәктә төшерелгән бу фильм турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Аныӊ сүзләренчә, Пермь краенда табигать бик үзенчәлекле икән: тимере күп булганга кызыл төстәге елгалар күргән, ә карныӊ ап-ак hәм чиста булуына исе киткән. “Фильмда төшүче җирле халыкныӊ кыюлыгын билгеләр идем”, диде режиссер hәм мөмкинлек булса, безнеӊ крайда тагын эшләргә теләген белдерде.

Форум кысаларында Пермь краенда “Кыргызстанлылар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасыныӊ 15 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды. Оешма рәисе А.А. Алымкулов:

— Бездә бүген бәйрәм, берлек 2007 елда оештырылды. Пермь краенда 7 меӊнән артык милләттәшебез яши. Без кыргыз телен, милли йолаларыбызны, традицияләребезне саклыйбыз hәм яшь буынга тапшырабыз. Милли ризыкларыбыз: катламлы ләвәш, баурсак тәкъдим итәбез, — диде Асылбәк Алишер улы.

Кудымкар шәhәре этномәдәни үзәге дә үзенчәлекле күргәзмә булдырган иде.

— Коми-пермяк хатын-кызларыныӊ “Баба юр” милли баш киемнәрен әзерләү буенча проект тәкъдим итәбез. Музей үрнәкләрен өйрәнеп, шамшур, кызлар киемнәре, барысы 13 төрле баш киеме hәм буклетлар әзерләдек. Безгә халык осталары да ярдәмгә килде, — диде Анастасия Хорошева.

Чарага иӊ ерактан – Мексикадан килгән делегат Ксения Яхненко белән аралаштым, ул “Халык дипломатиясе лидеры” халыкара конкурсы финалисты да икән әле. “Мексикада инде 11 ел яшим, эшлибез, яшьләр оешмасын җитәклим,” – диде Ксения Сергеевна. Рәсәйдә яшәүче Индонезия яшьләре милли комитетын җитәкләүче Тегу Иманулла белән сөйләштем. “Индонезия халкыныӊ 86,9 проценты, ягъни 237 миллион халкы мөселманнар”, — диде әӊгәмәдәшем. Үзбәкстаннан Фазлидин Ойбек улы Җамалов hәм Якутиядән Яна Попова да форум кунаклары булды. Алар яшьләрне оештыруда актив катнашалар икән.

“Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов:

— Пермьдә форум тугызынчы тапкыр үткәрелә, алар эшендә милли-мәдәни мөхтәрият зур активлык алып бара. Быелгы чара киӊрәк масштабта оештырылды, илебезнеӊ күп төбәкләреннән делегатлар катнашты. Крайдан килүчеләр дә шактый, совет утырышы уздыруны планлаштырдык, — диде.

Мөхтәрият советы утырышында агымдагы елныӊ ноябрендә үткәрелгән Җәлил укулары конкурсына йомгак ясалды. Бу бәйге 135 кеше катнашында узган, крайныӊ күп округлары активлык күрсәткән. Пермь шәhәренеӊ “Якшәмбе” мәктәбе укучыларыныӊ (укытучылары А.Ф. Ганиева, оештыручысы М.Н. Миньяхмәтов) hәм “Чулпан” балалар бакчасыныӊ (мөдире Ф.С. Пак) яхшы хәзерлек күрсәтүләре хакында әйтелде. Алга таба бу конкурсны тагын да оешканрак төстә үткәрү кирәклеге турында фикерләр яӊгырады.

Форумда Барда муниципаль округы вәкилләре дә катнашты. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, аныӊ урынбасары Т.В. Балтаева, “Барда районы татар hәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин, Пермь краенда Башкорт тарихи-мәдәни үзәгенеӊ баш белгече Р.Р. Мукаев, Барда мөхтәсибәте рәисе, имам-мөхтәсиб М.Н. Мозафаров, авыллардан дин әhелләре, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде.

Форумныӊ финал вакыйгасы — “Халык дипломатиясе лидеры“ халыкара конкурсында hәм Рәсәй халыкларыныӊ “Тере җеп“ Бөтенрәсәй музыкаль проектлар конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. “Тере җеп“ бәйгесе ел саен Рәсәй халыкларыныӊ үзенчәлекле мәдәниятен hәм гореф-гадәтләрен актуальләштерүнеӊ яӊа мөмкинлекләрен ача, милли мәдәнияткә сакчыл караш формалаштыра hәм халык мәдәниятенеӊ иӊ яхшы үрнәкләрен пропагандалау булып тора. Рәсәйнеӊ фольклор буенча әйдәп баручы белгечләреннән, федераль дәрәҗәдәге хормейстерлардан hәм хореографлардан, танылган режиссерлардан hәм фольклор музыкасын башкаручылардан торган жюри катнашучыларны 5 номинациядә бәяләде.

Җиӊүчеләр арасында безнеӊ “Барда гүзәле“ вокаль ансамблен күрү дә сөенечле иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча алар “Этно-музыкаль проект“ номинациясендә II дәрәҗә лауреат булдылар. “Барда гүзәле” коллективын котлыйбыз hәм киләчәктә дә иҗади уӊышлар телибез.

Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы эше тәмамланды. Милли hәм милләтара мәсьәләләрне камилләштерүдә, илдә милли сәясәтне максатчан тормышка ашыруда, фикер алышу hәм яӊа бурычлар билгеләүдә яхшы мәйданчык булды ул.

Роза Гыйззәтуллина.

Фотолар Пермь крае губернаторы hәм хөкүмәте сайтыннан, округ башлыгыныӊ ВКонтакте аккаунтыннан алынды.

Источник: сайт губернатора и Правительства Пермского края.

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *