“Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасының “Гәйнә башкортлары һәм Тол буе татарлары милли биюләре этник үзенчәлегенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” проектын тормышка ашыру ахырына якынлашты. Ул социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга Пермь крае губернаторы грантларын бирүгә юнәлдерелгән социаль проектларның икенче край конкурсында җиңүгә иреште. Проектның максаты — мәдәни мирасыбыз булган халык бию традицияләрен өйрәнү, саклау, тергезү, пропагандалау һәм аларны тәҗрибәдә куллану булды.
Проектның исеменә гәйнәлеләрнең яшь буынын – 9-16 яшьләрдәге мәктәп укучыларын Барда округы милли биюләренең этник үзенчәлегенә хас булган элементларга өйрәтү идеясе салынды.
Февраль аеннан ноябрьгә кадәр гайнәлеләрнең этно-фольклор бию материалын өйрәнү буенча 40 еллык эш тәҗрибәсе булган проект җитәкчесе Г.Ф. Нуриханова 70 мастер-класс үткәрде. Алар нигезендә Каенавыл, Озын Ялан, Бөреҗле, Үдик, Әрҗән, Сараш, Төнгүк территорияләрендә 7 хореографик күренеш куелды. 28 ноябрьдә Барда мәдәният һәм ял үзәгендә йомгаклау чарасы — “Гәйнә җәүһәрләре” бәйрәм Гала-концерты узды. Биредә бер концерт мәйданчыгында төрле коллективлар һәм аерым башкаручылар — 55 яшьтән өлкәнрәк затларга исәпләнгән татар һәм башкорт биюләрен башкаручылар арасында “Гәйнә җәүһәрләре“ муниципаль фестиваль конкурсында җиңүчеләр һәм 7 торак пунктан максатчан төркемнәребез – яшь буын вәкилләре очрашты. Чарада барлыгы 140 кеше катнашты.
Өлкән буын катнашучылары округның этник бию культурасын саклаучылары булып торалар. Алар буыннан-буынга тапшырылган башкорт һәм татар этник биюләрен башкара. Шулай итеп, сәхнәдә буыннарның иҗади бәйләнеше барлыкка килә. Биредә мастер-классларда этно-фольклор материалны өйрәнгән гәйнәлеләрнең яшь буыны тарихи динамикада милли фольклорның мәгънәсенә төшенде һәм аның хореография сәнгатендә гәүдәләнешен күрде.
Ә бу проектта катнашучылар милли биюләр үзенчәлекләрен өйрәнеп, аны яхшырак аңлый һәм ярата башлады. Димәк, алар тарихыбызны да төплерәк белүгә иреште. Бу уникаль проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Барчагызга да сәламәтлек, округыбызның халык мәдәниятен яратуыгызны телим.
Әлеге проектка Пермь крае губернаторы грантлары Фонды тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Гүзәл Нуриханова,
иҗади проект җитәкчесе.



