кирәк түгел,
Җан ярадан шигырь табабыз.
Ай, син матур дөнья,
Шифасарай,
Яшибез, дип көндә янабыз.
Бу шигъри юллар Барда районы Байавылныӊ Әмҗе елгасы суында коенып, газиз әнисенеӊ халык җырларын башкаруын ишетеп hәм туган җиреннән көч-куәт, илhам алып үскән Мөршидә Мөхлис кызы Минкинаныӊ «Мәӊге яшик» шигыреннән алынды.
М.М. Минкина 1952 елныӊ 3 сентябрендә Байавылда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Җыр-моӊ аӊа кечкенәдән юлдаш була. Мәктәп елларында Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен яратып укый, авыл сәхнәләрендә җырлый. Башта туган авылы мәктәбен, аннары Каенавыл урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын 1970 елда Пермь велосипед заводында башлый. 1974 елда Барда көнкүреш комбинатына мастер булып урнаша. 1978 елда Кунгур кино челтәрендә кассир булып эшли башлый. Соӊыннан клуб мөдире булып эшләп ала. Бүгенге көндә Оса шәhәрендә яши.
Ноябрь аенда Оса шәhәренеӊ «Нефтяник» мәдәният йортында Мөршидә Минкинаныӊ иҗатына багышланган кичә уздырылды. Әлеге тантаналы чарага Пермь крае башкортлары корылтае рәисе Р.Т. Мөхәмәтҗанов, Барда районы башкортлары корылтае рәисе М.Н. Мозафаров, Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Н.М. Габдушев, Барда районы җирле телевидение hәм радиосы директоры Җ.С. Габдулхакова, «Чулман моӊы» ансамблендә катнашучылар, иҗатташ дуслары, шагыйрәнеӊ якын туганнары h.б. килде. Аларныӊ hәрберсе Мөршидә Мөхлис кызына изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Бәйрәм кичәсе җыр-моӊ hәм авторныӊ шигырьләре белән аралашып барды. Чара барышында шагыйрәнеӊ иҗатына багышланган видео тасма күрсәтелде.
Безнеӊ Гәйнә төбәге талантларга бик бай. Мөршидә Минкина шигырь язу белән беррәттән, кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Моӊа дәлил булып әлеге чарага багышлап оештырылган күргәзмәдәге майлы буяулар белән эшләнгән натюрморт hәм табигать күренешләрен мисалга китерергә була. Шул ук күргәзмәдә аныӊ күпьеллык намуслы, тырыш эшчәнлеген, иҗади хезмәтен билгеләп бирелгән күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнары куелган иде. Алар арасында Бөтен-дөнья татар конгрессы hәм Бөтендөнья башкорт корылтае тарафыннан бирелгәннәре дә берничә.
М.М. Минкина ике китап авторы. 2003 елда «Күӊел яӊгыры» дип аталганы, ә 2009 елда «Энҗеләрдән төзәм юлымны» дигән шигырьләр җыентыгы нәшер ителде. Нәкъ шушы китабыннан автор берничә шигырьләрен бәйрәмдә катнашучыларга тәкъдим итте. Алар гади сүзләр белән язылуы, тирән эчтәлекле булуы, күӊелгә нык үтеп керүчәнлеге белән аерылып тора.
Сентябрь аенда Оса шәhәре башкортлары корылтаеныӊ актив әгъзасы Мөршидә Мөхлис кызы 70 яшен билгеләде. Ә ул hаман сафта. Шәhәрдә башкорт корылтае оештырылган вакыттан алып, әле хәзер дә төрле бәйрәмнәр, чаралар үткәрелгәндә башлап йөрүчеләрнеӊ берсе булып, үзеннән лаеклы өлешен кертә. Шигырьләре hаман да язылып кына тора.
Бәйрәм чарасына җыелучылар ил-көннәребезгә тынычлык, hәрберебезгә исәнлек-сәламәтлек, ә Мөршидә Мөхлис кызына иҗади чишмәсенеӊ саекмавын, яӊадан-яӊа шигырьләр язып торуын теләп саубуллаштылар.
Марат Мозафаров.