Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып


Соңгы елларда авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә бара. Район администрациясе инфраструктураны үстерү буенча hәр яңалыкны hәм мөмкинлекне нәтиҗәле файдалануга әhәмият бирә.
Пермь крае хөкүмәте үткәрүче инициативалы бюджетлаштыру проекты кысаларында быел районда шактый эш башкарылды. Барданың Пушкин урамында суүткәргечкә агымдагы ремонт ясалу hәм тротуар салыну, Бөреҗле авылы урамнарында су белән тәэмин итү челтәренә агымдагы ремонт ясалу — шул программаның уңышлы эшләвен күрсәтә. 14 сентябрьдә бу объектларны ачу тантаналары булды, алар инициативалыбюджетлаштыру проектларын сайлап алу комиссиясе әгъзасы — 23 санла округ буенча край Законнар чыгару җиенына депутаты Георгий Ткаченко ярдәмендә тормышка ашырылды.
Инициативалы бюджетлаштыру проектының аерымлыгы шунда — биредә халык соравы, халык теләге өстенлек итә. Югарыда аталган ике очракта да шулай ук булды. Район үзәгенең Пушкин, Киров, Тулвинская, Восточная урамнарында яшәүчеләр инициатив төркем оештырып, иске Барданың хәзер транспорт хәрәкәте арткан Пушкин урамында халык өчен уңайлылыклар тудыру мәсьәләсен күтәрделәр. Барда авыл поселениесе тарафыннан “Барда авылының Пушкин урамында (Куйбышев урамыннан Киров урамына кадәр) суүткәргечкә агымдагы ремонт ясау hәм тротуар юл салу” дип исемләнгән хезмәт язылды, Пермь крае губернаторы администрациясе үткәргән инициативалы бюджетлаштыру проектлары конкурсына тәкъдим ителде hәм хуплау табып тормышка ашты.
Барданың Пушкин урамында суүткәргеч ремонтлау hәм җәяүлеләр өчен тротуар салу эшләре июнь аенда башланган иде. Тротуар озынлыгы 296 метр, киңлеге 1,5 метр тәшкил итә, ә суүткәргеч озынлыгы 170 метр, йортларга килгән суүткәргеч озынлыгы 180 метрга тигез. Проектның бәясе — 707 мең сум, шуның 636 меңе (90 проценты) край бюджеты, калган 71 меңе халык hәм администрация средстволары хисабына. Шунысы аеруча мөhим, хәзер “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы рәвештә су белән тәэмин ителү мөмкинлеге алды.
Тантана буласы урынга шактый халык җыелган иде. Чарада 23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары В.Р. Әмирова, Барда поселениесе Депутатлар советы рәисе, инициатив төркем җитәкчесе Д.М. Юсуфкулов та катнаштылар. Барда авыл поселениесе башлыгы Ә.С. Балтаева халыкны сәламләп, сүзне җаваплы затларга бирде.
— Бергәләп башкарган бу мөhим эшебез туган төбәгебезне төзекләндерүдә кечкенә генә адым булып тора. Биредә битараф булмаган кешеләр яши hәм эшли. Алга таба да инициативаларны уңай хәл итәргә язсын, яшәгән төбәгебез күркәм булсын! — диде Георгий Александрович.
— Бүген без әhәмиятле вакыйгада катнашабыз. Бу төбәктә яшәүчеләр теләге белән зур эш башкарыла — Бардабыз урамнары төзекләндерелә. Инициативалы затлар, авыл поселениесе hәм район администрациясе, депутатлар, край губернаторы администрациясе булышлыгы белән халыкка яшәү өчен уңайлылыклар тудырыла. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, — диде Сергей Миннихан улы.
— Утыз еллар элек Пушкин урамында агачтан эшләнгән тротуар бар иде. Соңгы елларда бу урамда транспорт хәрәкәте аеруча җанланды hәм бакча, мәктәп балалары, өлкәннәр, гомумән, җәяүлеләр өчен уңайсызлыклар туган иде — бигрәк тә көзге hәм язгы юлсызлык чорында. Ниhаять, безнең проектыбыз крайда хуплау тапты hәм барчабызның тырышлыгы белән бу проблеманы җиңеп чыгуга ирештек, — диде Дамир Мәҗит улы.
Проектны ачу тантанасында хезмәтләрне башкаручылар: генераль подрядчы оешма — М.Ә. Тимиркин җитәкләгән “ИмперияСтрой” ОООсы вәкиле Р.Т. Тимганов hәм субподряд оешма — “Стройпром” ОООсы директоры Т.Ә. Монасыйпов чакырылган иде. Үз чыгышларында алар бу объектның гади генә булмавын билгеләделәр. Шуңа карамастан, башкарылырга тиешле барлык хезмәтләр дә үтәлгән.
Барданың Киров, Пушкин урамнарында күптәннән яшәүчеләр исеменнән Лилия Шакирҗанова hәм Хәлил Шәрипов проект өстендә эшләүчеләргә, башкаручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр, исәнлек-саулык hәм уңышлар теләделәр.
Бөреҗледә суүткәргеч ремонтланып файдалануга тапшырылу уңаеннан чара оештырылды. Биредә дә инициатор ролендә авыл поселениесе чыгыш ясаган. Инициативалы бюджетлаштыру проекты аша хуплау табып, 1 млн 798 мең 535 сумга бәяләнгән зур хезмәт башкарылган — Бөреҗледәге йортларга су китерелгән. Чарада катнашучылар Нуридә Гали кызы Аксәетова хуҗалыгында краннан саф, чиста су агып торуына шаhит булдылар. Бу хезмәтләрне Р.Р. Гайсин җитәкчелегендәге “РАСЭЛ” ОООсы эшләгән.

Бөреҗледә дә иң беренче бәйрәмгә чакырылган дәрәҗәле кунакларга сүз бирелде. Г.А. Ткаченко, С.М. Ибраев җирле халыкны сәламләп, бу чараның авыл өчен истәлекле hәм шатлыклы вакыйга булуын ассызыкладылар. 1985 елда эшләнгән су белән тәэмин итү челтәре, билгеле, ремонт таләп иткән була. Менә бу җәйдә барысы 2100 метр озынлыгында суүткәргеч төзекләндерелгән.
— Халык мөрәҗәгате үтәлде. Бу язда гына да суүткәргеч системасында 6 урында төзексезлек булган иде. Инде бөтен мәшәкатьләр артта калды, hәр йорт су белән тәэмин ителде. Бөреҗлегә газ килде, яңа ФАП эшли, социаль объект — мәктәп төзелү алдында. Шул уңайлыкларны кулланып барыбызга да имин яшәргә язсын. Проектның тормышка ашуында катнашучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, — диде Бөреҗле авыл поселениесе башлыгы А.Н. Аксәетов.
Авыл халкы исеменнән Бөреҗле авыл поселениесенең элеккеге башлыгы Н.А. Киндяшев та сүз алды.
— Быел зур эш башкарылды — халыкның күптән көтелгән соравы хәл ителде. Край губернаторы администрациясенә, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Георгий Александрович Ткаченкога, район башлыгы Сергей Миннихан улы Ибраевка, авыл поселениесе башлыгы Айрат Нәҗмегаян улы Аксәетовка зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде Наил Алалтдин улы.
hәр ике авылда яңа объектларның ачылуларын белдереп, тантаналы рәвештә кызыл тасмалар киселде.
Авылмы ул, шәhәрме, халык көнкүреше өчен чишелергә тиешле сораулар булмый калмый. Инициатив бюджетлаштыру кысаларында проект язып, җирле хакимият органнары hәм край җитәкчелеге ярдәме белән проблемаларны әнә шулай уңай хәл итеп була. Бары тик борчыган мәсьәләргә уяу булып, күрә белергә hәм чишү юлларын эзләргә кирәк.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *