Район имамнары мәҗлесе

МаджлесРамазан ае алдыннан район мөселманнарының тормышы дини вакыйгаларга бай булды. 13еннән 14 июньгә чыккан төн мөселманнар өчен аеруча истәлекле, ул Бәраат киче дип атала, гарәп теленнән тәрҗемәсе «чистарыну» буларак аңлатыла. Ул Коръәндә изге дип билгеләнә.
«Кунак өе» кафесында имамнар һәм мәчеткә йөрүчеләр өчен оештырлыган мәҗлестә Озын Ялан мәчет имам-хатыйбы Варахип хәзрәт Абдулов үз чыгышын нәкъ менә шушы төннең мәгънәсен аңлатудан башлады. Ул Бәраатның мөһимлеген ассызымлады, бу төнне өстәмә намазлар укырга, Ходайдан гөнаһларны гафу итүне сорарга кирәклек. Бу төннән соң иртәгесен ураза тоту мөһим.
Билгеле булганча, күп кенә мөселманнар Рамазан ае башланганчы ук уразага керә. Ә рәсми рәвештә ул 28 июнь иртәсендә башлана. Ә 27 сеннән 28 июнь төнендә мәчетләрдә беренче тәрәвих-намазлар үтәчәк.
«Кунак өе» кафесында үткән мәҗлес «Татар кухня» ОООсы һәм район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Чакырылган кунаклар арасында район имам-мөхтәсибе Марат хаҗи Мозафаров, районның имам-хатыйблары һәм мәчеткә йөрүчеләр бар иде.
Мәҗлесне оештыручыларның беренче һәм төп максаты мөселманнарны берләштерү тора. Ә.Н.Иманаева
ассызымлаганча, районда исламны тарату барлык мөселманнарның бердәм уңышлы эше белән генә мөмкин.
Икенчедән, Барда мөхтәсибәте үсеп килүче буынны ислам кануннарына нигезләнеп тәрбияләүне максат итеп куя. Мәҗлестә җыелүчылар шулай ук мәчетләр төзелешендә ярдәм иткән кешеләр өчен дога кылдылар.
Шулай ук «Кунак өе» кафесында хәләл туклану, тулысынча хәләл хезмәтләр күрсәтүгә күчүе турында да шактый вакыттан сөйләшүләр бара. Мәҗлесне оештыручыларның төп максаты булып тора. «Әлбәттә, бу бурыч гади түгел, кыска вакыт эчендә генә тормышка ашыру мөмкин түгел, без моңа әкренләп барырбыз», — диде «Татар кухня» ОООсы директоры Илнур Иманаев. Биредә күптән түгел бинаның икенче катында ремонт ясалган. Хәзер интерьерда ислам стилистикасы чагылыш тапкан. Мондый интерьер булдыруда җирле яшь дизайнерлар һәм ремонтчылар ярдәм иткән. Моннан тыш, мөселманнар өчен бина бар, биредә алар тәһарәт алып, намаз укый алалар.
Район мөхтәсибәте һәм кафе хуҗалары Рамазан ае вакытында Җәмигъ мәчетендә ифтарлар оештырырга ризалык белдерделәр.
Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *