Җырларга туган йөрәк

Гюзель Фаритовна СафинаШундый кешеләр бар, аларга күз салуга, сәхнә өчен туганнарын аң лыйсың. Чөнки чын талант — ул җир астыннан бәреп чыккан чишмә сыман һәм аның юлында бер нәрсә дә киртә була алмый. Аларның күпчелеге үз язмышын зур сәхнә белән бәйли, ә кайберләре мәхәббәт, гаилә һәм авыл җирлегендә балалар белән эшләүне сайлый. Менә минем героем — Гүзәл Фәрит кызы Сафина — аларның берсе.

Ул тумышы белән Татарстаннан, И.В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка училищесының вокал һәм теоретик бүлеген, аннан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының халык җырлары бүлеген тәмамлый. Казан гимназиясендә һәм Арча педагогия колледжында укыта (Раяз Фасыйхов, Данияр Хәбриев аның укучылары). Язмыш кушуы буенча, 2004 елда танылган якташыбыз М.Имашевның группасы белән Барда җыенында чыгыш ясарга килә, биредә булачак тормыш иптәше Альберт Кириловны очрата. һәм 2006 елдан башлап Гүзәлнең тормышы Барда белән бәйле. Бүген ул «Факел» клубында эшли, «Кыңгыраулар» һәм «АйһайLooк» вокал ансамбльләр җитәкчесе (Л.Газизова белән бергә), балалар сәнгать мәктәбендә вокал укыта.

— Тормышымны Барда белән бәйләвемә һич үкенмим. Биредә минем яраткан гаиләм, искиткеч эшем бар. Әгәр талант Ходайдан бирелгән икән, аны кайда, ничек тормышка ашыру ул кадәр үк мөһим түгел. Үзең нәрсәгә сәләтле, шуны эшләргә кирәк. Миңа балаларда яхшы музыканы ярату теләге уяту, аның белән рәхәтләнеп шө гыльләнү ошый. Минемчә, музыка занятиеләре балаларда җаваплылык тәрбияли, үз фикереңне, хис-кичерешләреңне, тойгыңны дөрес чагылдыра белергә өйрәтә. Аларга йө рәгемнең бер өлешен бирергә тырышам. Барда балалары бик талантлы. Үзенең киләчәк тормышын музыка, җыр белән бәйләүчеләр дә бар. Бүген минем биш укучым мәдәният институтында, музыка училищесында укый. һәрвакыт укучыларыма, аларның уңышларына сөенәм, — дип уртаклаша Гүзәл Фәрит кызы.
Әйе, аның шәкертләре дөрестән дә уң ышлы. Гүзәл Сафинаның солистлары һәм ансамбльләре — район, край чараларында, конкурсларда актив катнашучылар һәм җиңүчеләр. «Өмет факелы», «Музыкаль мозаика», «Җ ырлаучы Пермь крае» — болар балалар үз талантларын тормышка ашыручы конкурсларның тулы булмаган исемлеге.
һәм Гүзәл үзе дә матур тавышы белән (лирик-колоратур сопрано) Барда тамашачыларының гына түгел, ә башка төбәкләр тамашачысының да күңелен яуларга өлгерде. Узган елда ул Чебоксарда «Йолдызлык» Халыкара конкурсында, Санкт-Петербургта «Ак төннәр» Бөтенрәсәй фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Быел, Мәдәният елында, край музыка мәктәпләре хезмәткәрләре арасында үткәрелгән конкурста җиңүче булды.
— Мин кече яшьтән үк җырларга яраттым, хорда чыгыш ясадым, музыка мәктәбен тәмамладым. Әтием дә матур җырлый, гитарада уйный. Балачакта җ ырчы булырмын, дип хыялланмаган да идем, ә менә картәтием бу адымга этәрде. Минем репертуарым төрле. С.Садыйкова, Р.Яхин, Р.Мө хетдинованың классик әсәрләрен яратам. Ф.Сөләймәнова башкаруында «Әниемә» җыры бик тә ошый, — ди әңгәмәдәшем.
— Ул бик тә югары класслы, үз эшен яратучы белгеч, таләпчән остаз, искиткеч кеше, — диләр Гүзәл Фәрит кызы турында коллегалары.
Җырларга туган йөрәк безне үзенең таланты белән тагын күп еллар сөендерсен.
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *