Хезмәткә мәхәббәт — уңышка юл

Айгюль РаимоваШунысы сөенечле, безнең Барда районында яңа эшлекле проектларны тормышка ашыручы яшь эшмәкәрләр саны елдан-ел арта бара.
Бардада тегү салоны хуҗасы Айгөл Рәемованың тарихы — ул мәктәптә хезмәт дәресләрендә алынган белемнәрнең соңыннан ничек итеп яраткан профессиягә һәм гаилә эшенең нигезенә әверелүенә бер мисал. Айгөл үзенең мастерскоен 2010 елда оештыра, ә моңа кадәр Кунгур механик-технологик техникумын һәм Мәскәү текстиль һәм җиңел промышленность институтының Кунгур филиалын тәмамлый һәм Пермьнең 50 санлы училищесында конструкторлаштыру дәресләрен укыта, шәһәрдә «Шторы» салонында эшли, соңрак Каенавыл мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы, Бардада балалар иҗат йорты завучы була.
Үз эшен ачуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә алынган субсидия булышлык итә, анда Айгөл Рәемова эшсез буларак учетка баса. Бу средствога тегү өчен барлык кирәк булган җиһазлар сатып алына. Район һәм край администрациясеннән субсидияләр, Саклык банкы кредиты тегү мастерскоен төзергә ярдәм итә. Эшне өс-кием тегүдән башлый, соңгы елларда салон шторалар тегүгә җ айлаша.
— Шторалар тегү һәм сату буенча бизнес һәрвакыт кызыклы һәм табышлы, — дип саный Айгөл Илдар кызы. — Бит тәрәзә — интерьерның мө һим фрагменты, торагыбызның «күңел көзгесе», ә шторалар — билгеле стиль, йорт җиһазларының кәефе. Шторасыз, хәтта купшы итеп бизәлгән өй дә матур, күркәм күренмәскә мөмкин. Аларның дизайнына бик җитди карарга кирәк. Барлык бүлмәләрдә бердәм дизайн принцибын тормышка ашыру ө чен штораның текстурасын һәм рәсемен дөрес сайлау мөһим. Без клиентның барлык теләген канәгатьләндерергә әзер. Ә иң мөһиме, барысын да, хәтта моданың кечкенә генә үзгәрешләрен күзәтеп, моны үз эшебездә чагылдырырга тырышабыз.
Яшь эшмәкәрнең салонында нинди генә тукыма һәм әйберләр юк -шторалар, ламбрекеннар, урындыклар өчен оригиналь тышлыклар һ.б. Биредә йокы, балалар бүлмәсе, кухня, кунак бүлмәсе өчен шторалар сайлауда квалификацияле киңәш алырга мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да клиентларның теләге буенча. Ә алар елдан-ел арта бара.
— Бөтен Пермь крае буенча эшлибез. Клиентларыбыз арасында Алабугада, Казанда, Сургутта һәм хәтта Геленджикта яшәүчеләр дә бар. Заказларны вакытында өлгертү өчен кайчакта тәүлекләп тә эшләргә туры килә. Узган елда Бөтенрәсәй авыл сабантуе өчен 200 түбәтәй эшләдек. Шулай ук Казандагы Татар конгрессы ө чен 50 түбәтәй дә бездән булды. Ярый тормыш иптәшем Илмир белән улым Айдар ярдәм итәләр, һәм, әлбәттә, төп ярдәмчем, элекке укучым — Айгөл Юрушбаева, ул минем белән беренче көннән башлап эшли. Мин эшемә җ аваплы карыйм. Аның нәтиҗәсе клиент өчен генә түгел, минем өчен дә мөһим.
Мин эшләп кенә калмыйм, яраткан эшем белән шөгыльләнәм, — ди Айгөл.
Яшь эшмәкәргә киләчәктә уңышлар, яңа идеяләренең тормышка ашуын телибез!
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *