Көмеш кыңгырауларга — 20 ел

Serebriany`e kolokol`chiki«КөМЕШ — дәвалау үзенчәлегенә ия, ә көмеш кыңгыраулар яхшырак һәм яңгыравыклырак чыңлый, -дип башлады әңгәмәне гимназия музыка укытучысы Гүзәлия Газизулла кызы Хәлилова, «Көмеш кың гыраулар» вокаль коллективының исемен аңлатып, ул инде аны 20 ел җитәкли.
Шушы вакыт эчендә уңышка китергән зур юл үтелгән. Ансамбльнең беренче «карлыгачлары» гимназиянең биш укучысы — Алина Әлмәтова, Лидия Исмәгыйлова, Лидия Ибраева, Илнар Монасыйпов һәм Рушан Хәсәнов, шулай ук өлкән класс укучылары Лилия Биктимирова һәм Айдар Имайкин була.
Төрле елларда ансамбль коллективы, дуэтлары һәм солистлары төрле вокаль конкурсларда җиңүче булганнар. «Көмеш кыңгыраулар»да катнашучылар арасында край, республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге лауреатлар, дипломантлар һәм призерлар бар. Шушы егерме ел эчендә укучыларның берничә буыны алмашынган, аларның күбесенә зур сәнгатькә юл ачылган. Алар арасында иң танылганнары — Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисты Лилия Биктимирова.
Бүген «Көмеш кыңгыраулар» — районда бердәнбер балалар вокаль коллективы, анда һәр ел мәктәпнең кечкенә классларыннан алып өлкән классларына кадәр 100гә якын укучы шөгыльләнә. Ансамбльгә гимназияне генә түгел, ә районыбызны, хәтта краебызны тәкъдим итүне ышанып тапшыралар. Алар Уфада, Казанда һәм Пермьдә үткән фестивальләрдә, форумнарда матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Ансамбльгә гимназиядә укыган барлык теләүчеләр кабул ителә. Укучылар тавыш кую (постановка голоса) белән шөгыльләнәләр, микрофон белән эшләү күнекмәләрен, сәхнәдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр.
Барда тамашачысына гимназиянең өлкән класс укучылары инде таныш, алар — Энҗе Закирова, Вероника Сәгыйдуллина, Эльвина Шабаева, Даяна Тугумова, Рената Субакова һәм башкалар «Көмеш кыңгырау»да үз урынын тапкан һәм алар чираттагы чыгышларга әзерләнәләр. Ансамбльдә яңа «йолдызлар» да кабына. Алмаз Закиров һәм Алсу Имайкина, мәсәлән, җиденче класста укыйлар һәм биредә инде алты елдан күбрәк шөгыльләнәләр. Алар өчен бу юбилей — зур шатлык. «Бу вакыйгага икеләтә сөенәм. Беренчедән, бөтен коллективыбыз өчен, икенчедән, җитәкчебез Гүзәлия Газизулла кызы
өчен. Аның эшкә җитди якын килүе һәм кыенлыкларны җиңә белүе үз җимешләрен бирә. Миңа үзебезнең җырларның яңгырашы ошый. Ансамбль фестивальләрдә, конкурсларда югары нәтиҗәләр күрсәтә», — дин уртаклашты Алмаз. Шулай ук Алсу да үз фикерләрен җиткерде: «Безнең коллектив бик яхшы, шуңа күрә ансамбль юбилее — минем өчен зур бәйрәм. Безнең җитәкче зур җаванлылык белән эшли һәм башланган эшен ахырына җиткерә. Бу ансамбльгә үсәргә ярдәм итә. Тормышны музыка белән бәйләү теләге дә уяна, һәм ансамбльдәге занятиеләр киләчәктә миңа кирәк булачак».
Коллектив җитәкчесе сүзләре буенча, ансамбльнең төн бурычы — баланың иҗади нотенңиалын ачу һәм аның талантын үстерү өчен шартлар тудыру. Моңа төн максатка юнәлдерелгән зур, җаванлы эш, һәм, әлбәттә, төгәл сайланган җырлар ренертуары ярдәм итә.
— Ренертуарга аеруча игътибар бирәм. Җырга яхшы мәгънә салыну мөһим, балалар җырдан үзләре ө чен ниндидер уңай тәэсирләр алырга тиеш. Шулай ук туган телебезгә басым ясыйбыз, җырларны өч -рус, татар һәм башкорт телләрендә башкарабыз, — диде Гүзәлия Газизулла кызы.
«Көмеш кыңгыраулар» ансамбленең 20 еллыгына багышланган конңерт 16 декабрьдә 18 сәгатьтә Барда мәдәният, ял һәм снорт үзәгендә була. Анда эстрада комнозиңияләре башкарылачак, рус, татар һәм башкорт халык җырлары яңгыраячак, алар ренертуарның нигезен тәшкил итәләр. Коллектив матур музыкага һәм җырларга битараф булмаганнарны тантанага чакыра.
Артур УРАЗОВ.
Фото ансамбль архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *