Без рух һәм тән белән көчле

SONY DSCРАЙОНДА һәр ел үткәрелүче инвалидлар ункөнлеге старт алды, аның кысаларында 1 декабрьдә Барда мәдәният, спорт һәм ял үзәгендә «Без рух һәм тән белән көчле» спорт бәйрәме үтте. Ярышларда Барда районы инвалидлар оешмасы әгъзалары катнашында армрестлинг, дартс, урыннан озынлыкка сикерү, баскетбол тубын боҗрага ату һәм динамометрия кебек спорт төрләре тәкъдим ителде.
Чарада 50гә якын кеше катнашты. Алар арасында районның почетлы гражданины Ю.М.Акбашев һәм Барда авыл поселениесенең почетлы гражданины Н.М.Бәширова да бар иде.
Катнашучыларның күбесе үз төрләрендә уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, динамометриядә иң яхшы күрсәткечләр 100 берәмлектән күбрәк тәшкил итте, ул катнашучыларның куллары бик көчле булуын аңлата, ә урыннан сикерүдә ир-егетләр ике метрдан күбрәк нәтиҗә күрсәттеләр.
Ярыш йомгаклары буенча тупны боҗрага атуда ирләрдән Айдар Казанцевка, ә хатын-кызлардан Тауз Акманаевага тиңнәр булмады, Рамил Алексеев һәм Надежда Ванкаева дартста беренче урын алдылар, урыннан озынлыкка сикерүдә Юнус Акбашев, Фирдәния Илкәева җиңүче булдылар, динамометриядә иң яхшылар булып Дамир Тляшев һәм Фирдәния Илкәева танылды, Айдар Зимасов армрестлингта җиңеп чыкты.
Иң яхшы спортчылар муниципаль район администрациясеннән һәм инвалидлар җәмгыятеннән грамоталар һәм бүләкләр алдылар. Оештыручылар чара спонсорлары — «Татар кухнясы» ОООсына һәм эшмәкәр Физия Акбашевага рәхмәт белдерәләр.
Барда районы инвалидлар оешмасы рәисе Г.Р.Шакирҗанова Печмень һәм Озын Ялан поселениеләре башлыкларының җаваплылыкларын билгеләде. «Нәкъ менә ике поселениедән катнашучылар күп булды һәм Бардадан. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткән чараларда башка территорияләр дә актив булсыннар һәм халыкның бу категориясе арасында спортны популярлаштыруга өлешләрен кертсеннәр иде», — диде Гөлназ Рафит кызы.
һәр ел ункөнлек, ә нәкъ менә бу ярышлар халыкта зур кызыксыну уята, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз.
Артур УРАЗОВ.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *