Бер бөтен сыман…

(Просмотрено - 14 раз, просмотров за сегодня - 1 )

Безнеӊ беренче тукталышыбыз Шермейкада, монда уӊайлы йортта Абрамовлар гаиләсе яши. Михаил Иванович hәм Валентина Анатольевна күптән инде лаеклы ялда, икесе дә хезмәт ветераннары. Гаилә башлыгы җирле совхозда, аннары озак еллар ”Пермдорстрой“ ОООсында эшләгән, аныӊ стажы 42 ел. Җирлек башлыгы сүзләренчә, Михаил Иванович оста токарь, hәм бүген күршеләре станокта нәрсә дә булса ясарга сорап мөрәҗәгать итсә, ул беркайчан да кире какмый, ярдәм итә. Валентина Анатольевна пешекче hөнәрен үзләштергән, белгечлеге буенча балалар бакчасында эшләгән, күпмедер вакыт бала караучы булган, ә соӊгы 14 ел дәвамында Шермейка авыл җирлеге администрациясендә җыештыручы булып хезмәт куя.
– Без бик яшьтән өйләнештек, миӊа 18, Валентинага 17 яшь иде. Менә шул вакыттан башлап без инде 44 ел бергә, – дип сөйли Михаил Иванович. – Мин Шермейкада туганмын, тормыш иптәшем – Шабаркадан. Армиядән кайтуыма әти-әниләрем исән түгелләр иде, шуӊа күрә үз гаиләмә тәрбиягә энеләремне дә алдым. Без аларга тормышка юллама бирдек дисәк тә була. Аннан соӊ балалар туды: ике кыз hәм ул. Алар күптән үсте инде, үзләре дә әти-әни.
Өлкәне Вера – стоматологиядә администратор, Света – котельныйда оператор, Иван – нефтьче, барысы да Осада яшиләр. Бүген безнеӊ алты оныгыбыз бар, иӊ өлкәне Аннага 18 яшь, ул Пермь милли тикшеренү политехник университетында укый.
Шундый озак гаилә тормышыныӊ сере нидә дигән соравыма Абрамовлар шулай җавап бирде: ”Хәзер яшьләр икенче, алар бик тиз карар кабул итәләр, кайчакта уйламыйча хәл итәләр, аларга барысы да hәм хәзер кирәк. Без башка вакытта яшәдек, ул чакта кредит дигән төшенчә юк иде. Акча эшләдеӊ – сатып алдыӊ, акчаӊ юк икән, димәк, яхшы вакытлар җиткәнче көтәсеӊ. Мөнәсәбәтләр белән дә шулай ук, әйткәнче башта уйлыйсыӊ, киресенчә түгел. Мөгаен, шуӊа күрә аерылышулар күптер. Без hәрвакыт берберебез белән киӊәшләшеп яшәдек, үпкәләшкән чакларда да килешергә тырыштык.
Хәзер инде бер-беребезне ярты сүздән генә түгел, ярты караштан аӊлыйбыз, бер бөтен сыман булдык. Мин ир-ат буларак күбрәк юл куям, чөнки гаилә бар нәрсәдән мөhим. Беркайчан да балаларын ташлаган, гаиләсен калдырган әтиләрне аӊламадым“.
Бүген Михаил Иванович hәм Валентина Анатольевнаныӊ тормышлары тыныч кына дәвам итә, беркая да ашыгырга кирәкми, мавыгулар: кызыклы китаплар уку, гөмбә җыю, яраткан гөлләр үстерү өчен дә вакытлары бар. Җәен бакчада гадәти булган бәрәӊге hәм кишердән башка Абрамовлар карбыз үстерәләр, зелпе җыялар. Еш кына урманга гөмбә, җиләк җыярга йөриләр, сату өчен каен миллекләре бәйлиләр.
– Яшь чагыбызда Шермейкада тормыш кайный, кибетләр, совхозлар, колхозлар, ашханәбез, мәктәптә берничә параллель бар иде, дип елмаеп искә ала ветеран.
– Яшьләр күп, кичен кем дә булса гармунда уйный иде – эш көненнән соӊ авыл егетләре hәм кызлары ял итәләр.
Хәзер монда тынлык хөкем сөрә, гүя бернәрсә дә булмаган, авыл да безнеӊ сыман картайган hәм ялга чыккан.
Ләкин hәр чорныӊ үз гүзәллеге бар, без яшь булган вакытта биисе hәм җырлыйсы килә иде, ә бүген тынычлык кирәк.
Абрамовлар гаиләсе белән сөйләшү эчкерсез, бик ачык булды. Бу гаҗәеп гади кешеләргә рәхмәт әйтеп саубуллашкач, без Шабаркага киттек. Анда безне Шестаковлар көтә иде.

(Пока оценок нет)


Подпишитесь на обновления RSS-ленты

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.