Бер ишеккә кереп, икенчесеннән чыккан сыман

Хөрмәтле газета укучылар, сезнеӊ кеше нихәтле кайгы-хәсрәт, югалтулар hәм авырлыклар кичерә, шул ук вакытта позитив, ачык күӊелле, төшенкелеккә бирелмичә кала алуы турында уйлаганыгыз бармы? Сараш авылыныӊ йөзьяшәр Нәзифә Тававил кызы Әлдарова белән танышканнан соӊ мин күп нәрсәне аӊладым.

Нәзифә әби 1921 елныӊ 15 февралендә күп балалы гаиләдә кече бала булып туа. Ил өчен кыен вакыт була: Гражданнар сугышы бара, ә 1921 елда Идел буенда ачлык башлана. “Әти-әни мин туган елны коточкыч эсселек торганы турында сөйли иде. Җирдә бер генә үлән дә үсмәгән, чәчелгән басулар янып беткән, бәрәӊге дә уӊыш бирмәгән.

Безнеӊ сыерыбыз hәм атыбыз булган, алар ачлыктан исән калырга ярдәм иткән дә инде, әти урманнан арбада маллар өчен нинди дә булса үсемлек алып кайткан. Ачлыктан кешеләр песиләрне, этләрне, күгәрченнәрне дә ашаган. Ул чакта күпләр дөнья куйган”, — дип башлый әӊгәмәне олы кеше. Нәзифә әбинеӊ иӊ куркыныч хатирәсе: күршеләре Мәткәнеӊ аны – кабартма битле сабыйны әти-әнисеннән ашар өчен бирүләрен соравы. Менә шундый вакытлар була.

Баштарак гаилә әӊгәмәдәшемнеӊ әнисе Рабиганыӊ туган авылында Сарашта яши. Аннан соӊ, яхшырак тормыш эзләп, колхоз төзелеп, үсеп килүче Кордак авылына күчәргә була. “Миӊа кадәр әти-әниемнеӊ Мәрфуга, Габдулла, Сәлимә hәм Фатыйма исемле дүрт баласы бар иде инде, гаилә зур, ашатырга кирәк. Әтием колхозга керү — дөрес карар, дип уйлаган. Кордак авылы да урманга якын: утын ташырга, кап ясау өчен юкә кабыгы әзерләргә, гөмбә, җиләк-җимеш җыярга йөрергә була, ә торак пункт янындагы җирләр әле сөрелмәгән, уӊдырышлы. Өч айлык колынны биреп, алар да колхозчылар булдылар”, дип хатирәләре белән уртаклаша Нәзифә әби.

Вакыт үз агымы белән бара, авыл акрынлап үсә, колхоз көчлеләнә, ә Нәзифәгә 18 яшь тула, ул кияүгә бирерлек була. Авыл егете Сафый аныӊ тормыш иптәше була, әмма тыныч тормышны, беренче бала туу бәхетен сугыш җимерә. Ирен фронтка алып китәләр hәм бу мәӊгегә булып чыга. Тиздән үлү турында кәгазь килә hәм өч айлык Рәфхәт әтисез, ә яшь Нәзифә тол кала.

— Әни сөйләвенчә, сугыш башлангач авыл бик тиз бушап калган, ир-егетләрне фронтка алганнар, — дип сүзгә кушыла Нәзифә әбинеӊ кызы Гөлсирә. – Бөтен авыр колхоз эше хатын-кызлар җилкәсенә төшкән.

Иртәдән кояш батканчы, хезмәт өчен көнгә 1 аш кашык он алып, сөргәннәр, чәчкәннәр, уӊыш җыйганнар…. Әни еш кына гаиләләргә салым салганнарын исенә ала. Мәсәлән, елына 40 кг ит, 8 кг сары май, шулай ук сөт, йомырка, сарык йоны сораганнар hәм гаиләнеӊ мөмкинлеге бармы-юкмы, мөhим булмаган.

Боларныӊ барысы да фронт өчен җибәрелгән, крестьяннарга бик авыр туры килгән.

Фашист илбасарларын тар-мар итеп, солдатлар өйләренә кайта башлый. Туган якларын кабат күрергә насыйп булучылар арасында артиллерист Габдулла да була. Ул Нәзифәне үз хатыны итеп, аны улы белән Мингерде авылына алып китә. Алар бәхетле яшиләр, икенче никахта тагын алта бала туа: Әлфия, Хатмулла, Ильяс, Гөлфия, игезәкләр Гөлсирә hәм Гөлсинә (5 аенда үлә).

Озак сөйләшү дәвамында Нәзифә әби еш кына тынып торды, ә аннан соӊ янә хикәясен дәвам итте.

Истәлекләр дулкын сыман, элемтәсез hәм буталчык тәртиптә барды, әмма аныӊ хикәяләре hәрвакыт бик якты, күп кенә вак детальләр hәм нечкәлекләргә бай иде. Мәсәлән, ул әти-әнисенеӊ Гражданнар сугышы: снарядларныӊ ничек зур арага очуы, “аклар“ теләсә нинди йортка кереп, сыер, сарыклар алып китүе, ә кешеләр аларга сүз әйтергә куркуы турында хатирәләрен сөйләде. Тормыш иптәшенеӊ ничек әсирлеккә эләгеп, үзенеӊ кечкенә пәкесе ярдәмендә исән калуы, аныӊ ярдәмендә ботаклардан саннар ясап, аларны рәшәткә аша балаларга ташлавы, ә тегеләре җавап итеп аӊа икмәк бирүләре, ничек әсирлектән качуы, ә безнекеләрнеӊ сорау алуыннан соӊ, янә сафка басып сугышуы турында сөйләде. “60нчы елларга кадәр бик авыр булды, күпчелек кеше ачлы-туклы, ә кайберләре бөтенләй ач иде, исән калу өчен без дә каплар суктык. Бер вакыт товарны сатырга киттек, ә кире юлда ат хәлсезләнеп ятты hәм безгә атны авылга кадәр сөйрәп кайтырга туры килде“, — ди әӊгәмәдәшем.

Нәзифә әби кечкенә авылларныӊ күпләп юкка чыгуын да күрә.

Башта Кордак hәм Мингерде бетә, кешеләр Карагашка күчә. Анда склад, клуб, магазин, ферма, мәктәп, ат азбары була. Вакыт узгач, аннан да кешеләр күчеп китә башлый hәм 1978 елга Карагашта бер хуҗалык кала: Мөхлис бабай өлкән яшьтә hәм тазалыгы да начар була, Карагашта ул берүзе өч ел яши, шуннан соӊ авыл советы аӊа Сарашта йорт сатып алырга ярдәм итә.

Нәзифә әби тормыш иптәше Габдулла белән шулай ук Сарашка күчеп киләләр.

“Әтиебез күченгәннән соӊ озак яшәмәде, дүрт елдан соӊ, бронхлар астмасыннан 64 яшендә үлде. Әтиәни гомер буе колхозда эшләделәр, бөтен балаларын да аякка бастырып, олы юлга озаттылар. Әнинеӊ белеме булмаса да, ул безне укыту өчен барысын да эшләде. Ул – герой ана, колхоздагы фидакарь хезмәте өчен берничә медальгә ия. Әти үлгәч, үз хуҗалыгында тырышып эшләвен дәвам итте, сиксән яшькә кадәр сыер асрады, туксанга кадәр бакчасында суган, кишер утыртты. Эшсез утыралмады, әгәр көче җитсә, бүген дә безгә булышыр иде”, — дип билгеләп үтә Гөлсирә Казнина.

Бүгенге көндә йөзьяшәр әбинеӊ дүрт баласы исән, 15 оныгы, 19 оныкчыгы hәм өч оныкчык баласы бар.

2006 елдан бирле кызы белән яши, сәламәтлегенә зарланмый, яхшы ишетә, күрә, аппетиты да шәп. Аныӊ тормышы ничек үтүе турындагы соравыма Нәзифә әби: “Бер ишеккә кереп, икенчесеннән чыккан сыман”, — дип җавап бирде hәм ахырда җыр да башкарды. Озак яшәүнеӊ сере шундадыр, күрәсеӊ, беркайчан да бирешмәскә, моӊсу яки шатлыклы вакытта җырларга.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *