Матурлык — ул сәламәтлек

Федор Васильевич hәм Валентина Николаевна хуҗалыгын hич икеләнмичә үрнәк хуҗалыклар исемлегенә кертергә була. Бу гүя икенче чынбарлык: бар нәрсә шулкадәрле заманча, пөхтә, авылда булуыӊны да тоймассыӊ.
Минемчә, Бардада да мондый бакчаны гел күрергә мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез, түтәлләр барысы да озак саклансын өчен махсус состав белән сыланган такта белән каймаланган, алар арасыннан яланаяк йөрергә була – шулкадәрле бар нәрсә чиста. Сарымсак сабаклары солдатлар кебек басып тора, җир җиләгенеӊ hәр куагы үз урынында. Петунияләр санап бетергесез: күк, кызыл, ак төслеләре — hәр куак савытта. Бу яӊгыр вакытында матур чәчәкләрне имгәтмәскә түбә астына алып куяр өчен эшләнгән икән. Теплицада помидорлар кызарып килә менә ул оста куллар эше.
Ишек алдында берне артык яки дөрес ятмаган такта яки утын таба алмассыӊ. Үз йортыӊны, hәр башкарган эшеӊне ярату hәм җентеклелек күренеп тора. Мин моӊа ихлас сокландым.
Участокны карап йөрийөри, без нигә килгәнебезне дә оныттык. Хуҗалар безне көтеп арыгач, өйгә чакырдылар. Өйгә уздык… бөтен җирдә заманча ремонт, чисталык, тәртип. Ирексездән: ”Кешенеӊ ерак авылдамы яки заманча зур шәhәрдәме яшәве түгел, аныӊ тирә-ягында нинди дөнья коруы мөhим“, -дип уйладым.
Федор Васильевич hәм Валентина Ивановна шулай ук лаеклы ялда, икесенә стажлары 70 елдан күбрәк. Гаилә башлыгы белеме hәм сәләте буенча – шофер, җирле совхозда, Шермейка җирлеге администрациясендә, ашыгыч ярдәм машинасында эшләгән, Оса технологик транспорт идарәсендә машина йөртүче булган. Аныӊ тормыш иптәше техник җайланмалар лаборантына укыган, ләкин белгечлеге буенча беркайчан да эшләмәгән. Ул үзен кешеләргә багышлаган, кибеттә, аннан соӊ администрациядә белгеч булып хезмәт куйган, 7 ел җирлек башлыгы вазыйфасын башкарган.
Валентина Николаевна сүзләре буенча, аныӊ мавыгуы — чәчәкләр үстерү, яраткан шөгыле белән шөгыльләнергә пенсиядә вакыт табыла. Җәен Шестаковлар участогы гүя чәчәк ата. Петунияләрдән тыш, чәчәкләрнеӊ күп төрлелеген дәлияләр, тырнак гөлләре, гөлчәчәкләр, флокслар, спиреялар тулыландыра. Биредә гадәти булмаган дүрт яшьлек кедрны, имәнне, декоратив балан – бульденежны күрергә була. ”Кызыбыз Нина минем кебек үк чәчәкләр ярата. Ел саен 300дән артык петуния утырта, аныӊ участогында гөлчәчәкләр бик күп. Нина өлкән бала, ул эшмәкәр, уртанчысы Галина кибеттә менеджер булып эшли, кызларыбыз Осада яши, ә улыбыз Дмитрий Полазнада, ул әтисе эзеннән китте — шулай ук шофер. Безнеӊ өч оныгыбыз hәм бер оныкчыгыбыз бар“, — дип горурлык белән сөйли әӊгәмәдәшем.
— Мине әтием кечкенәдән тәртипкә өйрәтте. hәр әйбернеӊ үз урыны булуын яратам, бу күзне иркәли, димәк, борчылырга сәбәп юк, дип әӊгәмәгә кушыла Федор Васильевич. – Матурлык – ул сәламәтлек дияргә була. Бәлки кемдер мине бар җирне рулетка, уровень, шпагат бау ярдәмендә үлчәп, тигезләп йөрегәнемне күреп көлемселәр, ләкин бу бит минем өчен кыен түгел, ә тигез түтәлләрне, матур итеп салынган утынлыкны күрү барысыныӊ да күӊеленә хуш килә.
Менә шулай яши дә инде Шестаковлар гаиләсе. Алар пазл кебек 46 ел элек килешкәннәр hәм хәзергә кадәр табигать hәм бер-берсе белән килешеп яшиләр, уӊайлылык, матурлык тудыралар, безнеӊ өчен үрнәк булып торалар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *