Бәхете — туган җирдә
БЫЕЛ район Земство Җыелышыныӊ май ае утырышында “Районныӊ почетлы гражданины” исеменә Р.Ш. Әмиров лаек булды. Рөфхәт Шәрифҗан улы тумышы белән Каенавылдан, биредә аныӊ бар гомере үтә. Ул колхозчылар гаиләсендә үскән hәм туган ягы иминлеге өчен җирдә эшләүдән башка бүтән язмышны күз алдына да китермәгән. 9 яшьтән бирле кохозда эшли башлаган — җәен көтү көткән, ә пенсиягә чыкканда аныӊ хезмәт стажы 45 елдан күбрәк булган. — Мин 1943 елда тудым, без бишәү идек – бер кыз hәм дүрт малай. Сугыштан соӊ