Җирдә тынычлыкны саклап

На территории Бардымского района Международная факельная эстафета дружбы «Бег Мира» прошла 29-30 мая.Барда районы территориясендә “Тынычлык йөгереше“ (“Бег Мира“ халыкара дуслык факел эстафетасы) май аеның 29-30 көннәренә туры килде. Иң беренче спортчылар Яңавыл җирлегенә рәхим итте. Никольск, Күперле Башап, Төнгүк, Аклыш авыллары аша узгач, аларны район үзәге Бардада каршы алдык.
1987 елда барлыкка килгән бу чарада инде 10 миллионнан артык кеше катнашкан. Әлеге кабатланмас проект идеясе белән танылган тынычлык саклаучы, җәмәгать hәм гуманитар эшлеклесе, спортчы Шри Чинмой (1931-2007) чыккан. Йөгерешнең максаты – Җирдә тынычлык саклау. 2019 елда “Тынычлык йөгереше“ җиңел атлетика эстафетасы Кырым, Удмурт, Карелия республикалары, Пермь, Алтай крайлары, Мәскәү, Омск, Свердловск, Чиләбе, Новосибирск өлкәләре территорияләре буенча үтеп Рәсәй белән Казахстанны тоташтыра. Йөгереш берничә тармактан тора, безнең район аша узган Идел буе тармагы Свердловск өлкәсе Камышлов шәhәреннән старт алып Суксун, Уен, Октябрь, Орда, Куеда, Чернушка, Барда, Оханск, Частые районнары аша Удмурт республикасының Зуевы Ключи торак пунктында финиш ясый.
Акциядә волонтерлар командалары – спорт энтузиастлары, профессиональ спортчылар, мавыгучылар hәм барлык теләүчеләр катнашты, алар Тынычлык факелын кулдан-кулга тапшырды. Проектта катнашу – йөгерүчеләрнең актив тормыш позициясе үрнәге hәм өлкәннәрне, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту ул.
“Тынычлык йөгереше“ндә танылган марафончылар белән беррәттән Барда районыннан Арсений Максутов, Алиса Тюлькина, Данил Тюлькин, Тимур Уразбаев, Ольга Женина, Юлия Вахитова, Айдар Нуруллин, Айназ Дьяков (гимназия), Айсылу Хәлилова (икенче Барда урта мәктәбе), Юлия Әбделманова (балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавателе) йөгереп уздылар. Барда районы территориясе авылларында аларны лаеклы каршы алып, чаралар оештырып озаттылар. Бардада йөгерешчеләрне эчке эшләр бүлеге ветераннар советы, Барда авылы ветераннарының “Сәламәтлек“ төркеме, икенче Барда урта мәктәбе hәм Г.Тукай исемендәге гимназия укучылары, край политехник колледжы студентлары, Яшьләр инициативалары үзәге, ирекле халык дружинасы әгъзалары, гомумән, барлык теләүчеләр, яше-карты алкышлап каршы алды. Район үзәгендәге яңа стадионда факел белән бер әйләнә ясаганнан соң, Җиңү мәйданында кунакларны Барда муниципаль районы башлыгы Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе И.Р. Вахитов сәламләде, изге теләкләрен белдерде. Талантлы балалар дәртле биюләрен, җырларын, “Тынычлык турында хыяллар“ темасына ясалган рәсемнәрен бүләк итте. Спортчыларга татар халкының милли ашы – баллы чәкчәк бирелде.
— Изге максатлар билгеләгән “Тынычлык йөгереше“ бик күпләрне җәлеп итә. 32 ел эчендә спортчылар дөньяның 160 илендә булганнар, 650 мең километр араны йөгереп үткәннәр. Җылы каршы алуыгыз, игътибарыгыз, йөгерештә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! — диде кординатор Константин Рыбин hәм район башлыгы Х.Г. Алапановка, район администрациясенең мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитовага, спорт белгече Р.В. Латыповка рәхмәт хатлары тапшырды.
Эстафетада катнашучылар бергәләп “Тынычлык йөгереше“ гимнын башкарганнан соң мәйданда булучыларга кулдан-кулга факелны җибәрделәр. Әйе, төрле милләтләр арасында үзара дуслыкны ныгытуда, тынычлыкны саклауда мондый чараларның өлеше бәяләп бетергесез зур.
— Без “Тынычлык йөгереше“ндә 21 майдан катнашабыз, финиш 6 июньгә билгеләнгән. Җиңел атлетика белән 13 елдан артык шөгыльләнәм, 6 тапкыр 6 тәүлекле, бер тапкыр 10 тәүлекле йөгерешләрдә чыгыш ясадым. Барда районында бик чиста, пөхтә, хәстәрчел халык яшәгәнлеге чагыла. Безне бик яхшы каршы алдылар, зур рәхмәт, — диде Пермьнән ультрамарафончы Анна Елисеева.
— Ә мин Вологда өлкәсе, Череповец шәhәреннән. Йөгерешләрдә 1992 елдан бирле катнашам, Германия, Америка, Финляндия кебек илләрдә булдым. Йөгерешләрне фотога төшерәм, интернет челтәрләренә урнаштырам, — диде марафончы Александр Шутов.
Йөгерешнең координаторы Константин Рыбин да үз фикерләре белән уртаклашты:
— Бардада безне бик күп халык көтеп алды, бик яхшы! hәр районның үзенчәлекле ягы бар, Барда безне чәкчәк белән каршылады. Барысы өчен зур рәхмәт, — диде ул.
Дистәләгән спортчы арасында ультрамарафончылар: Омск шәhәреннән Александр Арнст, Кемереводан Михаил Васильченко, марафончылар: Екатеринбургтан Станислав Вьюхин, Мәскәүдән Юрий Веремьев, Яр Чаллыдан Алексей Ермоленко hәм Пермьнән Алексей Никулин да бар иде.
Төрле илләрдә яшәүче халыкларны бердәмлеккә, татулыкка өндәгән “Тынычлык йөгереше“ факел эстафетасы әле дәвам итә. Барда районында яшәүчеләр өчен бу зур чарада катнашу чын мәгънәсендә истәлекле булды.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *