Эшләсәӊ, яшәргә була
Бу авылда яшь гаиләләр дә матур яши. Шәхси хуҗалыкларында терлек карап, балалар тәрбияләп яшәүче уӊган гаиләләрнеӊ берсе Эдуард hәм Розалия Кәримовлар. Гаилә 2003 елда төзелгән, хәзер аларныӊ ике баласы бар. Балалар икесе дә Федорки мәктәбенеӊ 9ынчы hәм 4енче классларында укыйлар, яхшы билгеләргә өлгерәләр. Кәримовлар 2006 елдан яӊа йортта яшиләр. Хуҗалыклары зур: 3 сыер hәм 3 бозау, 6 сарык, 2 кәҗә бәтие, тавыклар, 3 песи, 3 эт hәм 2 попугай асрыйлар. Ә җәй айларында 30ны бройлер тавыклары караганнар. Сыерларыныӊ исемнәре дә




