Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан котлавы

tukay

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән

Подробнее

Бу — чын сәнгать үрнәге!

Апрельнеӊ дүртесеннән җидесенә кадәр Урал төбәгендә Татарстан Республикасыныӊ Дәүләт җыр hәм бию ансамбле “Зур гастрольләре” булды: Лысьвада, Свердловск өлкәсе Михайловск шәhәрендә, Пермь краенда ике концерт планлаштырылган иде, берсе Пермьнеӊ үзендә, икенчесе Бардада. Концертлар РФ Мәдәният министрлыгыныӊ Бөтенрәсәй гастрольконцерт планы белән килешеп оештырылды. “Зур гастрольләр” масштаблы программасына 2020 елдан “Без – Россия” федераль проекты кертелгән, аныӊ кысаларында ансамбль “Мирас” концерт программасын тәкъдим итте. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән бу ансамбль инде 80 елдан артык татар халкыныӊ музыка hәм бию культурасын, кулланма

Подробнее

Кояш улы, кырлар малае

Күпкырлы талантлы шәхес, танылган якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊаеннан оештырылган VIII край “Ягъфәров укулары” тәмамланды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае губернаторы администрациясе, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” региональ җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге” җәмәгать оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Фестиваль-бәйгедә җиӊүчеләр 10 апрельдә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә бүләкләнде, гала-концертта чыгыш ясады. Чараларда Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнашты. Быелгы “Ягъфәров укулары” Пермь крае

Подробнее

Баш табибның төп бурычлары

Сәламәтлек – бәhасез табигать бүләге, кызганыч, тик ул мәңгегә бирелмәгән. Сәламәтлек турында уйларга гына түгел, ә hәр көн hәм сәгать кайгыртырга да кирәк. Ел саен, 1950 елның 7 апреленнән — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салынган көннән башлап, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы мөhим дата алдыннан без район үзәк больницасының баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллин белән сөйләшергә hәм округның сәламәтлек саклау өлкәсе нинди авырлыклар белән очрашуы, агымдагы елга нинди планнар билгеләнүе hәм пандемия чорында коллективның ничек эшләве турында белешергә булдык. —

Подробнее

Тың тыңлау йоласы

Хөрмәтле укучыларыбыз, Барда төбәгендә чагылыш тапкан күренешләргә, гореф—гадәтләргә, йола, традиция h.б. багышланган “Тол буенда – Бардада” сәхифәбез бу юлы тың тыңлау йоласына багышлана. Өлкән буын вәкилләре белән очрашып әңгәмә корганнан соң, бу хакта сезгә дә бәян итәргә булдык. Язманы әзерләргә булышлыклары өчен Сараш мәдәни—ял hәм спорт үзәге хезмәткәрләре, директор Ралит Шамкаевка рәхмәтебезне белдерәбез. Апрельнең алтысыннан җидесенә чыккан кичтә тың тыңлау гадәте безнең төбәктә борын заманнардан яшәп килгән. Икенче төрле аны Плаушинья кич дип тә атыйлар. Плаушинья – русча Благовещение сүзеннән

Подробнее

Урал сандугачы-2021

Татар халкы арасында танылган татар җыры hәм инструменталь музыкасы башкаручыларның ачык төбәкара фестиваль-конкурсы 8дән 65 яшькә кадәрге иң талантлы җырчыларны hәм инструменталистларны инде 14нче тапкыр җыйды. Чара И.Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып тора. Илдәге эпидемиологик хәлгә карамастан, Урал башкаласы — Екатеринбург шәhәренә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикалары шәhәрләре hәм авылларыннан, шулай ук Себер, Урал, Ульяновск өлкәсеннән, барлыгы 11 төбәктән солистлар hәм коллективлар җыелды. Быел конкурсның яңалыгы аның ике этапта — читтән торып hәм урында уздырылуы

Подробнее

Кышлату чоры ахырына якынлаша

Барда муниципаль округы администрациясе авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе белгечләре белән Озын Ялан авылында “Айтаков Э.Р.” hәм “Триумф” ОООсында булып эш барышы белән таныштык. Кышлату чоры ахырына якынлаша – авыл хуҗалыгы тармагында гаять катлаулы чор бу. Айтаковлар крестьян-фермер хуҗалыгы булып моннан бер ел элек теркәлгәннәр. Алар округта яшәүчеләргә яхшы таныш — кошчылык hәм җиләк үстерү белән шөгыльләнәләр, җитештергән продукцияләре белән пәнҗешәмбе базарында сәүдә итәләр. Хәзер хуҗалыкта якынча 200 бройлер тавыгы, 300 йомырка салучы тавык бар, шулай ук күркәләр алуны планлаштыралар.

Подробнее

Угыз пирогы — саваплы аш

Барда төбәгенә, үзебезнең якларда күзәтелгән йола, ырым, гореф-гадәтләргә h.б. күренешләргә багышланган махсус сәхифәбезнең бу чыгарылышында яз башларында әзерләнгән күркәм сыебыз – угыз пирогы турында язарбыз. Бу кадерле ризыкны ел буена сагынып көтеп алганнар hәм алалар да. Татар халкында “Сыерлы көнең – сыйлы көнең“ дигән әйтем бар. Сыер – ул үзе бер дәүләт, дигәннәрен дә ишеткәнем бар. hәм бу чыннан да шулай. Сыер сөтеннән каймак, май, сары май, катык, сөзмә, эремчек, кызыл эремчек, кефир h.б. ризыклар әзерлиләр. Хуҗалыкта сыер бозаулаганны дулкынланып

Подробнее

Жилищный ответ

Какими темпами в Прикамье идёт расселение ветхого жилья и модернизация сетей? Очень важным итогом 2020 года стал тот факт, что несмотря на пандемию, не было приостановлено ни одного проекта, необходимого для жителей Пермского края: газифицировались территории, строились водоводы и котельные, расселялось ветхое и строилось новое жильё. Причём ряд задач решался опережающими темпами. План по строительству нового жилья в 2020 году в Пермском крае перевыполнен на 11%. Губернатор Дмитрий Махонин поручил активнее строить не только в Перми, но и в территориях

Подробнее