Кышлату — җаваплы чор

Барда муниципаль округы авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре белән бергәлектә хуҗалыкларныӊ кышлату чоры барышын күзәттек. Без “Миназетдинова А.Ә.“ крестьян-фермер хуҗалыгында hәм “Крона-Агро“ ОООсында булдык. Алар Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азыктөлек министрлыгы hәм Барда муниципаль округы администрациясе аша финанс ярдәме алып эшлиләр. “Миназетдинова А.Ә.“ фермер хуҗалыгы I Әрҗән авылында урнашкан. КФХ буларак алар 2010 елда теркәлгәннәр, 2016 елда сугым цехы hәм тагын бер елдан гаилә фермасы ачылган. Хәзер фермада 50 баш мөгезле эре терлек асрала. — Кышлату чоры

Подробнее

Үз түбәтәемне hәрчак таныйм

Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин 9 декабрьдә Кама буе осталарын “Пермь краеныӊ халык мастеры” почетлы исем белән бүләкләде. Үз эшләнмәләрен край халык сәнгатенеӊ иӊ яхшы традицияләрендә ясаучыларга бүләк 2009 елдан бирле бирелә, бу вакыт эчендә 116 оста бу исемгә лаек булды. Быел Кунгур, Лысьва, Соликамск, Березники, Орда hәм Уен, шулай ук Кудымкар районнарыннан hәм Барда округыннан агачны hәм ташны кисү, туку hәм сәйлән белән чигү, урал-себер дивар рәсеме, традицион курчаклар ясау hәм башка жанрлар буенча 10 оста билгеләп үтелде. Безнеӊ

Подробнее

Сәләтләр — чиксез

3 ДЕКАБРЯ в физкультурно-оздоровительном комплексе «Батыр» в рамках декады инвалидов прошел районный спортивный праздник «Только вперед!» для людей с ограниченными возможностями здоровья.

“БАТЫР” физкультура-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар ункөнлеге кысаларында 3 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен округ күләмендә “Бары тик алга!” спорт бәйрәме узды. Чара “Демография“ милли проекты кысаларында үткәрелде. Коррекция мәктәбе укучылары hәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары составындагы чарада катнашучыларны район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Раушан Таhиров котлады: “Барыбызны да шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм. Хәзерге заманда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп кенә кыенлыклар белән очраша, бу тирә-як мохитнеӊ кулайлыгы да, спорт белән шөгыльләнүнеӊ уӊайсызлыгы да. Округыбызда спорт өлкәсе актив рәвештә үсә, тиздән инде өстәл

Подробнее

Кышлату чоры башланды

Кышлату чорына әзерлекне тикшерү максатыннан хуҗалыкларныӊ торышын карау оештырылды. Авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре, җирле масса-күләм мәгълүмат чаралары авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә эш барышы белән танышты.Абдулов Р.Р. hәм Балтаева С.Т крестьян-фермер хуҗалыкларында Триумф“ ОООсында булып кыш лату чоры барышын шаhит кылдык. Бу хуҗалыклар Пермь крае Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша финанс ярдәм алуга ирешкәннәр. Абдулов Рәис Раил улы хуҗалыгында без күптән түгел – бәрәӊге уӊышын сортларга бүлгән вакытта булган идек. Шулай да үзгәрешләр бар, инде терлекләр көтүлекләрдән кергән, җылы

Подробнее

Төнге лампа урынына чәчәкләр

По словам Назили Назмулловны Алимовой, рукоделие - неотъемлемая часть ее быта.

ЗАМАНГА, вакытка, гаилә муллыгына карамастан, хатын-кыз hәрчак кул эше белән шөгыльләнгән – кайсы тегә, икенчеләре бәйли, өченчеләре чигә. Бүген сатуда төс hәм фактура буенча теләсә-нинди тукыма, фурнитура hәм җепләр бар. Соӊгы елларда кул эше төрләре арта бара: җиләк-җимеш hәм яшелчәне кисү, төсле кәгазь тасмаларыннан эшләнгән аппликация квиллинг, топиарийлар ясау, алмазлы чигү hәм башкалар. Районыбызда чәчәк рәвешендәге яктырткычлар ясау сәнгате көчәя бара. Назилә Нәҗмулла кызы Әлимова сүзләренчә, кул эше аныӊ көнкүрешенеӊ аерылгысыз өлеше булып тора. Ул бәйләргә, чигәргә hәм тегәргә ярата,

Подробнее

Я люблю тебя, Россия!

С 10 ПО 23 ОКТЯБРЯ в краевом центре художественного образования детей Перми и Пермского края «Росток» прошел краевой конкурс патриотической песни «Я люблю тебя, Россия!». В связи с эпидемиологической обстановкой в крае конкурс прошел в заочном формате, жюри оценивало работы участников по видеозаписям. В конкурсе приняли участие 417 человек из 21 территории Пермского края: Пермь, Соликамск, Чусовой, Кудымкар, Нытва, Чердынь, Кунгур, Лысьва, Суксун, Березники, Очер, Куеда, Чайковский, Оса, Барда, Острожка, Усть-Кишерть, п. ЮгоКамский, п. Сылва, ЗАТО Звездный. Барду представляли два

Подробнее

Проекты реализуются совместными усилиями

Проекты реализуются совместными усилиями 1 декабря Бардымский муниципальный округ с рабочим визитом посетил депутат Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации И.В. Сапко. Благодаря совместной работе федеральных, краевых и муниципальных властей Пермский край является лидером по реализации национальных проектов, что и стало главной темой дня. Игорь Вячеславович оценил ход исполнения нацпроектов и развитие социальной сферы в нашем округе. Первой остановкой делегации, которую возглавил глава Бардымского муниципального округа Халиль Алапанов, стал объект, появившийся в рамках национального проекта «Культура» — социальный кинозал, расположенный

Подробнее

Татарстан вәкилләре — Бардада

26-28 ноябрьдә Пермь краенда эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге булуы турында “Таӊ“ газетасы битләрендә хәбәр иткән идек инде. Татарстан кунаклары Пермь крае Чайковский шәhәре, Барда муниципаль округы, Уен, Октябрь, Чернушка hәм Кунгур районнары җәмәгать оешмалары активлары белән очрашты. Татар җәмәгать оешмалары белән аралашу Чайковский шәhәреннән башланды. Коммерцияле булмаган автоном оешма — “Дуслык“ милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары, шагыйрә Миӊнекәүсәрия Заhид кызы Нуруллинага “Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре“ дәүләт бүләге тапшырылды. 27 ноябрь иртәсендә Барда муниципаль округы башлыгы

Подробнее

Үрнәк гаилә

Примерная семья Адутовых - Уймуж

Актив тормыш рәвеше алып баручы Рафикъ абый hәм Мөслимә апа Адутовлар авылларыныӊ хөрмәтле затлары. Хәзер алар лаеклы ялда, тыныч гомер кичерәләр. Рафикъ Миргалим улы гомер буе шофер була. Бөтен төр техникада эшли, хезмәтен намус белән башкара. Ярышларда җиӊү яулый, мактау грамоталары hәм дипломнар, медальләр, 1977 елда III дәрәҗә “Хезмәт даны“ ордены белән бүләкләнә. Ә Мөслимә Гафур кызы башта балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, аннан мөдир булып билгеләнә hәм 2007 елда пенсиягә чыкканчы эшли. — Үзем Усаклы авылыннан, 1966 елда Пермь

Подробнее

Бик күӊелле яшибез

Уймужевский клуб с 2006 года работает в здании бывшего сельского поселения, здесь же расположено почтовое отделение. Работники культуры встретили нас на улице в национальных костюмах.

Уймуж авыл клубы 2006 елдан элеккеге авыл поселениесе бинасында эшли, биредә үк почта бүлеге дә урнашкан. Мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдә безне урамга ук чыгып каршы алдылар. Методист Илзирә Имайкина (рәсемдә сулда) мәдәният өлкәсендә 8 ел эшли, үзе гармунда уйный, җырлый да. Ул Үдик авылыннан Уймужга килен булып төшкән. Хезмәткәрләр көче белән бу җәен клубта косметик ремонт үткәрелгән — түшәм, стена hәм идәннәр буялган, монда тамашачыларны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бик күркәм. Үзләре теннис өстәле хәстәрләгәннәр, уйнарга яшьләр дә, өлкәннәр дә җыела

Подробнее