Кышлату чоры ахырына якынлаша

Барда муниципаль округы администрациясе авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе белгечләре белән Озын Ялан авылында “Айтаков Э.Р.” hәм “Триумф” ОООсында булып эш барышы белән таныштык. Кышлату чоры ахырына якынлаша – авыл хуҗалыгы тармагында гаять катлаулы чор бу.

Айтаковлар крестьян-фермер хуҗалыгы булып моннан бер ел элек теркәлгәннәр. Алар округта яшәүчеләргә яхшы таныш — кошчылык hәм җиләк үстерү белән шөгыльләнәләр, җитештергән продукцияләре белән пәнҗешәмбе базарында сәүдә итәләр. Хәзер хуҗалыкта якынча 200 бройлер тавыгы, 300 йомырка салучы тавык бар, шулай ук күркәләр алуны планлаштыралар. Айтаковлар фермер хуҗалыкларын алып баруда үз көчләренә генә таяналар, хөкүмәттән субсидия яки башка төрле ярдәм алганнары булмаган.

— Кошчылык hәм җиләк үстерү белән күптәннән шөгыльләнәбез. Тавыкларны Барда базарында итләтә hәм тере килеш сатабыз. Теләүчеләргә чеби балалары да тәкъдим итәбез, үзебезнең инкубаторыбыз, техникабыз бар. Алга таба Пермь ярминкәләрендә дә катнашырга исәплибез. Кошларга арпа ярмасы, кукуруза, борчак, бодай, бәрәңге ашатабыз, айларын тулганчы комбиазык бирәбез, — дип сөйли фермер Эльнар Райнис улы.

— Ни өчен кошчылык юнәлешен сайладыгыз?

— Эре малны сатуы авыр. Тавык каравы табышлырак дип саныйм, алучысы да бар. Авырлыклар бар инде, тырышырга кирәк.

Айтаковлар тагын 10 сотый мәйданда “Клери”, “Вима”, “Азия” сортлы эре җиләк үстерәләр. Җәй айларында җиләк hәм үсентеләр белән сәүдә итәләр.

Эльнар Райнис улы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша умартачыга укыган була, аның картәтисе бал кортлары тоткан. Ә hөнәре буенча ул нефтьче. Тик аның күңеленә авыл хуҗалыгы тармагы якынрак тоела. “Авылда туып үстем, авылда яшим”, — ди ул бу уңайдан.

“Триумф” ОООсы җитәкчесе В.М. Сарбаев белән сөтчелек фермасында очраштык. Хуҗалыкта 155 баш савым сыеры асрала. Җитештерелгән сөтне Пермь районы Юговской сөт заводына озаталар, бер өлешен үзләрендә эшкәртеп кибет аша халыкка тәкъдим итәләр.

— Бу көннәрдә тулай савым якынча 2760 кг тирәсе тәшкил итә, сәүдәгә 2100 кг озатыла. Бер сыердан уртача 18 кг сөт савыла, бозаулау чоры дәвам итә. Шулай ук язгы чәчүгә әзерлекне кайгыртабыз. Гомумән без әзер, ягулык бар. Орлык алырга кирәк, шул сорауны хәл итәбез. Быел 750 гектарда чәчү эшләре алып барачакбыз. Кышлату чорын уңышлы тәмамлыйбыз, печән җитәрлек күләмдә әзерләгән идек, — диде Вәдир Манфур улы.

Округ авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигы
Г.И. Акчардакова фикере белән дә кызыксындык.

— “Триумф”- аягында ныклы басып торган хуҗалык. Җитәкче В.М. Сарбаев тәҗрибәле белгеч. Сезгә алга таба да сынатмыйча эшләргә булсын. Айтаковлар фермер хуҗалыгы буларак яңа оештылар, моңа кадәр шәхси-ярдәмче хуҗалыгы алып бардылар. Тәҗрибәләре бар, округта яшәүчеләр алар җитештергән продукция белән яхшы таныш. Киләчәктә хуҗалыкларын үстерергә язсын. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә кышлату чорын уңышлы тәмамлауларын телим, — диде Гөлназ Илфат кызы.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *