Урал сандугачы-2021

Татар халкы арасында танылган татар җыры hәм инструменталь музыкасы башкаручыларның ачык төбәкара фестиваль-конкурсы 8дән 65 яшькә кадәрге иң талантлы җырчыларны hәм инструменталистларны инде 14нче тапкыр җыйды. Чара И.Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып тора.

Илдәге эпидемиологик хәлгә карамастан, Урал башкаласы — Екатеринбург шәhәренә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикалары шәhәрләре hәм авылларыннан, шулай ук Себер, Урал, Ульяновск өлкәсеннән, барлыгы 11 төбәктән солистлар hәм коллективлар җыелды.

Быел конкурсның яңалыгы аның ике этапта — читтән торып hәм урында уздырылуы булды. Конкурсның сайлап алу турын узарга кирәк иде, ул җибәрелгән видеоматериаллар буенча бәяләнде.

Без февральдә үк уңышлы нәтиҗәгә өмет белән “17 яшькә кадәр инструменталь башкару” номинациясендә катнашу өчен конкурска анкета-гариза җибәрдек. Мәгълүм ки, узган елларда да иҗади ярышларда баянчыларыбыз Азалия Арсланова, Эмиль Алдаров, Альберт Казанбаев, Аделина Юсуфкулова призлы урыннарга лаек булдылар. hәм менә, ниhаять, мартта сөенечле хәбәр алдык – без икенче турга читтән торып тәкъдим ителгән 185 номер арасыннан 57 номер белән чакырулы.

Бу юлы Пермь крае данын Барда округының бердәнбер вәкиле – Балалар сәнгать мәктәбенең 6 класс укучысы Илиза Габделмәнова яклады. hәм янә уңышлы! Яшь баянчы кызыбыз 14 финалист арасында татар эстрадасы йолдызлары hәм конкурста җиңүчеләр гала-концертына узды, аңа II дәрәҗә лауреат дипломы hәм кыйммәтле бүләк тапшырылды (беренче урынны Чиләбе өлкәсенең Миасс шәhәреннән скрипка остасы Айгизә Кагырманова яулады). Шулай итеп, без тамашачылар hәм жюри каршында Барданың баян мәктәбе статусын кабат расладык. Ә жюри, чыннан да, “йолдызларга” бай, Татарстан Республикасының халык hәм атказанган артистлары h.б. белән тәкъдим ителгән иде.

Конкурс гран-приен Екатеринбургтан Рәдиф Вәсилов яулады, ул Казанда “Татар моңы-2021” бәйгесендә катнашу өчен сайлап алынды.

Конкурсның ике көн программасы конкурс тыңлаулары, репетицияләр, режиссер, тавыш операторлары белән эшләү, татар эстрадасы артистлары белән аралашу, яңа дуслар белән танышу белән бик бай булды. Конкурста катнашучылар өчен жюри әгъзаларының мастер-класслары, ТНВ-Планета hәм ТНТ-Татарстан каналлары аша интервьюлар hәм безнең катнашта сюжетлар күрсәтү, гала-концертның турыдан-туры эфиры яңалык булды. Дулкынландыргыч hәм онытылмаслык! Иҗат шатлыгына чумып, алга таба яраткан уен коралында шөгыльләнү өчен шулкадәр уңай тәэсир hәм дәрт алдык.

Минем класс баянчысы Илизаны, аның әти-әнисен, Балалар сәнгать мәктәбе коллективын, округ халкын чын күңелдән зур уңышлар белән котлыйм, ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм, барчагызга да сәламәтлек hәм яңа уңышлы проектлар телим!

Сария Ибраева,
Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *