Байлыгыбыз, горурлыгыбыз һәм матурлык
Һәр ел сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар, егерьлар, урман мастерлары һәм башка урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, быел ул 21енә туры килә. Урман һәм урман эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне — чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул бары тик 34 ел элек кенә билгеләп үтелә башлый һәм 1977 елда «Урман законы?’ чыгуга багышлана. УРМАН — безнең байлыгыбыз, әмма аның иксез-чиксез булуына карамастан, табигать тарафыннан бүләк ителгән бу хәзинәне саклау мөһим. Моны Петр I яхшы аңлый. Император һәм шул ук вакытта Россиянең






