Автомобиль янып бетә

8 ЕННәН 14 сентябрьгә кадәрге чорда Барда муниципаль районы территориясендә 1 янгын очрагы теркәлде. Янгын сагы бүлекчәсе 1 тапкыр янгынга, 2 тапкыр ялган чакыруга, 1 тапкыр юл-транспорт фаҗигасенә барды.
9 сентябрьдә 87 санлы янгын часте диспетчерына Искир һәм Низовское авыллары арасында УАЗ автомобиле януы турында хәбәр алына. Тикшерү барышында УАЗ автомобиле януы ачыклана, янгын нәтиҗәсендә автомобиль тулысыңча янып бетә. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе: транспорт средствосының узеллары һәм механизмнары төзек булмау. Янгын факты буенча җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылды.
Торак секторны профилактик карау кысаларында янгын сагы хезмәткәрләре тарафыннан 38 торак йорт каралды. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен саклау буенча 38 памятка тапшырылды, 146 кеше янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтелде.
Әлфис КОРБАНГАЛИЕВ, Барда муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальнигы.
Эмиль НАЗАРОВ,
87 санлы янгын часте начальнигы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *