һәрвакыт иҗади эзләнүдә
Сентябрьнең тугызы Халыкара матурлык көне дип игълан ителгән. Гүзәллекне тоя, тудыра белүче затлар безнең төбәктә дә бар. Алар арасында Бардада яшәүче яшь дизайнер Айгөл Чубаркинаны билгеләп үтмәкче булдык. «Матур Йорт» («Красивый Дом») дизайн студиясе бардалыларга яхшы таныш. Айгөлнең мәртәбәле киңәшенә колак салучылар саны артканнан арта гына бара. Биредә интерьер һәм ландшафт буенча дизайн проектлаштыруда, җиһазлар сайлауда профессиональ киңәш алырга мөмкин. -Пермьдә «Мистер Дорс» мебель компаниясендә дизайнер булып эшләдем. Крайда йортларны, ресторан, кафе, бакча һәм башкаларны дизайнер киңәше буенча проектлаштыру көчле







