Кыр эшләре көндәлеге
РАЙОН авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләре дәвам итә. 15 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча урып-җыю эшләре планга карата 38 процент үткәрелгән. Район хуҗ алыкларында барлыгы 1522 гектар мәйданда бөртекле культуралар урылган, 2507 тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан 16,5 центнер тәшкил итә, ул узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 6 центнерга күбрәк. Быелгы һава шартларының начар булуы игеннәрнең өлгерешендә, сыйфатында тискәре чагылды һәм бөртеклеләрне урып-җыю да озакка сузыла. 173 гектар мәйданнан 4660 тонна бәрәңге җыелган, ул планга карата 68 процент тәшкил итә. Район







