Кыр эшләре көндәлеге

РАЙОН авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләре дәвам итә. 15 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча урып-җыю эшләре планга карата 38 процент үткәрелгән. Район хуҗ алыкларында барлыгы 1522 гектар мәйданда бөртекле культуралар урылган, 2507 тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан 16,5 центнер тәшкил итә, ул узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 6 центнерга күбрәк.
Быелгы һава шартларының начар булуы игеннәрнең өлгерешендә, сыйфатында тискәре чагылды һәм бөртеклеләрне урып-җыю да озакка сузыла. 173 гектар мәйданнан 4660 тонна бәрәңге җыелган, ул планга карата 68 процент тәшкил итә. Район буенча уңыш гектарыннан уртача 269 центнер тәшкил итә, ул узган елгыдан гектарыннан 98 центнерга күбрәк. Барлыгы урып-җыю эшләрендә 19 комбайн катнаша.
Урып-җыю эшләре белән бергә авыл хуҗалыгы предприятиеләре туңга сөрүне дә алып баралар,
бүген бу күрсәткеч 850 гектар тәшкил итә (планга карата 14 процент). Уҗым культуралары әлегә бер хуҗалыкта да чәчелмәгән (план 260 гектар). Орлык 310 тонна салынган (планның 22 проценты).
«Мир» ОООсы, «Урал» СПКсы һәм С.Ибраһимова КФХсы бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамладылар, шулай ук «Урал» СПКсы, С.Ибраһимова КФХсы бәрәңге уңышын алуны тәмамлау алдында.
һава шартлары нинди булуга карамастан, калган авыл хуҗалыгы предприятиеләре зур авырлык белән үстерелгән уңышны җыеп алырга тырышсыннар иде.
Гөлназ АКЧАРДАКОВА, авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгече.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *