Ирекле көрәш
Пермьдә «Ермак» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 1999-2000 һәм 2001-2002 елда туган егетләр арасында «Пермь шәһәре башлыгы кубогы» призына ирекле көрәш буенча традицион край турниры үтте. Ярышларда Пермь краеннан якынча 130 көрәшче катнашты, шул исәптән 2 санлы Барда урта мәктәбе, гимназия, Үдик һәм Сараш урта мәктәпләре укучыларыннан торган Барда районы командасы да чыгыш ясады. Көрәш кискен үтте. Нәтиҗәдә безнең биш укучы үзләренең авырлык категорияләрендә почетлы призлы урыннар алдылар. Алар — Арсен Хәсәнов — 2 урын (54 кг га







