Дуслык — Кама буен талантларында

tanets«ДУСЛЫК» халык бию ансамбле һәр ел үз укучыларын өлкән тормышка озата, аларга алмашка башкалар килә. Күптән түгел ансамбль Россиянең Пермьдә үткән «Кама буе талантлары» сәхнә биюләре буенча рәсми рейтингында катнашты. Коллективның яңартылган төп составы конкурска яңа «Барда яшьләре» биюен әзерләде һәм 1 урын яулады.

һәр кеше тормышында нәрсәдер беренче тапкыр була, һәм безнең дебютантларыбыз, кече состав, мондый абруйлы конкурста «Яулык белән бию» белән беренче тапкыр катнашты. Алар шундый дәрәҗ әле бәйгедә лаеклы чыгыш ясадылар һәм 10 команда арасында 5 урын алдылар. Ә безнең матур кызлар «Көнчыгышта» биюе белән 7 команда арасында дүртенче булдылар.

Билгеле булганча, төп состав Башкортостан Республикасы «Байык» тевизион конкурсы финалында җиңү яулады һәм алар декабрьдә гала-концертта катнашачак, без конкурска «Шаян кызлар» биюен тәкъдим итәргә карар иттек, аны беренче курс студентлары бии. Бу Уфага барыр алдыннан үзенчәлекле репетиция булды, һәм янә уңыш безгә елмайды, без 1 урын яуладык.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *