Алга — уз хыялыңа
ЯШЬЛЕК — матур чор, хыяллар, эзләнүләр, тырыш хезмәт һәм үз өстендә эшләү, мавыгулар вакыты, биредә өлкән тормышка зур юл башлана. Барда егете Илшат Илкәев — актив яшьләрнең берсе. Ул профучилищены тәмамлый, биредә төзелеш эшләре мастеры белгечлеген үзләштерә, аннан соң армиядә хезмәт итә. Кайткач иптәше белән Пермьгә китә, кафеда эшли. Ярты елдан соң кире Бардага кайта, техник инвентаризация бюросында, соңгы ике елга якын «Рөстәм» кибетендә эшләп, халыкка хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта Илшатның яраткан эше, яхшы дуслары, кадерле якыннары бар. Илшат —








