Юбилей фестивале
ПЕРМЬ шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе «Пермь талантлары» татар һәм башкорт халыклары иҗатының унынчы юбилей фестивален үткәрде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Фестиваль кысаларында ике яшь категориясендә түбәндәге номинацияләр буенча конкурс үтте: «Хәрби-патриотик башкару», «Балалар сәнгать иҗаты», «Вокаль аерым башкару», «Ансамбльдә вокаль башкару», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Үзең язган музыкаль әсәрләрне башкару», «Инструменталь башкару», «Рәсем сәнгате» һәм «Халык һөнәрләре». Бәйрәмне милли-мәдәни автономия советы рәисе Данир Галимҗан улы Закиров ачты. Жюри рәисе Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать







