Туган ягым — Тол буйлары

Invalid Displayed Gallery


Бу бәйрәмне без көтеп алдык. Танылган якташыбыз, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Мәсгут Габдрахман улы Имашевка 85 яшь тулу уңаеннан оештырылган Кама буе татарлары hәм башкортларының “Туган ягым моңнары“ край фестиваль-конкурсында катнашу өчен әзерлек күптәннән алып барылды. Ниhаять, өченче ноябрь көнне крайның төрле авылларыннан катнашучылар Барда мәдәният hәм ял үзәгенә җыелды. Сайлап алу туры иртәнге уннан көндезге сәгать бергә кадәр дәвам итте. Катнашучылар күп килгән, райондашларыбыздан кала фестиваль-конкурста күрше районнарда яшәүчеләр дә сәләтләрен сынап карады. Әйтергә кирәк, жюрига иң-иңнәрне сайлап алу җиңел дә булмагандыр. Мәсгут ага рәислегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җыр укытучысы Фатыйма Имашева, Бөтенрәсәй hәм халыкара конкурслар лауреаты, Барда сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Сафина, популяр җырчы hәм композитор Әдис Маликов, үзешчән шагыйрә, җырчы Динара Фәхриева, “Татар кызы-2015“ Бөтенрәсәй гүзәллек hәм талант конкурсы җиңүчесе, Барда сәнгать мәктәбе укытучысы Алина Аптукова эшләде.
Кама буенда сәләтле, тырыш халык яши. Замана көйсезлекләренә игътибар итмичә гөрләтеп тормыш алып бара, үзләренә лаеклы алмаш үстерә, белгәннәрен яшь буынга җиткерә. Барда районы данын Татарстанда hәм бөтен татар илендә танытучы якташыбыз Мәсгут ага Имашев — безнең олы куанычыбыз, горурлыгыбыз. Аның моңлы, кабатланмас иҗат җимешләре hәрчак халык күңелендә. Ул көйләрне тыңлап инде ничә буын үсте, хәзер дә яшьләр “Саубуллашу вальсын“, “Нефтьчеләр маршын“ hәм башка җырларны бик теләп башкара.
Барлык теләүчеләр “Иң яхшы вокалчы“, “Иң яхшы вокаль ансамбле“ номинацияләрендә өч яшь төркемендә чыгыш ясадылар. Конкурсантларга М.Г. Имашев яки Кама буе үзешчән композитор hәм шагыйрьләренең татар яки башкорт телләрендә иҗат иткән бер җырын сайлап башкару хокукы бирелде. Hәм, чыннан да, хөрмәтле юбилярыбыз көй язган җырлар белән беррәттән Сәүбән Чуганаев, Шаhит Кучукбаев, Әдис Маликов, Рәүф Адилов h.б. көйязарларның иҗат әсәрләре дә яңгырады. Гала-концертта зал тулы тамашачылар hәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алып озаттылар. Татарстаннан, Башкортостаннан килгән танылган артистларны гына түгел, үз җиребездә яшәп иҗат итүчеләрне дә якын күрә, бәяли белә халык. Сәхнәдә жюри әгъзаларының да чыгыш ясавы бәйрәмгә аеруча күтәренке бер халәт, дәрәҗә төсмере өстәде.
Hәр бәйгенең җиңүчеләре булган кебек, бу чара да башкалардан аерылмады. Кемнәр соң алар, фестиваль-конкурста җиңү бәхетен татучылар? “Иң яхшы вокалчы“ номинациясендә 7 дән 11 яшькә кадәр балалар арасында Уен районының Чәйкә авылыннан Лия Хәбибуллина җиңү яулады. Ул беренче дәрәҗә, ә икенче Барда урта мәктәбеннән Ләйсән Уразова (укытучысы — И.З. Рәемова) икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 12 дән 17 яшькә кадәр катнашучылар арасында Барда гимназиясе укучысы Гүзәл Назаргулова (укытучысы — Г.Г. Хәлилова) беренче дәрәҗә дипломга лаек булды, шулай ук Барда гимназиясеннән Г.Г. Хәлилова тәрбияләгән Алсу Имайкинага икенче дәрәҗә диплом тапшырылды. Төнгүк мәдәният-ял комплексыннан Ләйсән Максиева (укытучысы — Ф.Х. Максеев) өченче урында. Шул ук номинациядә 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Каенавылдан Зөлхәбирә Мансуровага тиңнәр булмады, сандугач сайравын хәтерләткән моңлы башкаруы белән жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да әсир итеп беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ул. Пермь шәhәреннән Ленар Маматов — икенче урында. Өченче урынны ике конкурсант бүлеште: Березовка районы, Байтирәк авылыннан Зөлхизә Гафурова hәм Төнгүк авылыннан Фаиз Максеев. Бу номинациядә махсус призга лаек булучылар: Үдиктән Илсөяр Кунакаева, Озын Яланнан Рафаэль Сакаев, Сараштан Нәҗмеханә Мәүлитова hәм Әрҗәннән Лариса Нурлина.
“Иң яхшы вокаль ансамбль“ номинациясендә 7 дән 11 яшькә кадәр катнашучылар арасында Барда сәнгать мәктәбенең кече вокаль ансамбле чыгышы — (җитәкчесе — А.Ә. Аптукова) беренче дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. Икенче дәрәҗә диплом иясе — Түбәнавыл башлангыч мәктәп-бакчасының “Сөмбел“ ансамбле (җитәкчесе — А.С. Маматова). М.Г. Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбенең “Йолдызлык“ вокаль ансамбле (җитәкчесе — А.Ә. Аптукова) өченче урын яулады. 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр башкаручылар арасында Балалар сәнгать мәктәбенең өлкән вокаль ансамбле составында чыгыш ясаучылар (җитәкчесе — А.Ә. Аптукова) беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Икенче урында — Үдик урта мәктәбенең “Яңа буын“ вокаль ансамбле (җитәкчесе — Л.Р. Сәйдәшева), өченчедә — Озын Ялан урта мәктәбе егетләре вокаль ансамбле (җитәкчесе — Р.М. Батыркаев). Каенавыл урта мәктәбенең “Йолдызлык“ вокаль ансамбленә махсус приз тапшырылды. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгенең “Барда гүзәле“ вокаль ансамбле (җитәкчесе — З.Ф. Таразова) җиңү бәхетенә иреште, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Түбәнавыл мәдәният йортының “Тугызак“ вокаль ансамбле (җитәкчесе — А.Г. Аптукова) икенче, Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгенең “Өмет“ ветераннар хоры (җитәкчесе — З.Ф. Таразова) өченче дәрәҗә диплом иясе булды. Березовка районының Байтирәк авылыннан “Чишмә“ вокаль ансамбле составында чыгыш ясаучыларга (җитәкчесе — Э.Ш. Таҗикаева) махсус приз бирелде. Шунысы сөенечле, җиңүчеләргә призларны Мәсгут ага Имашев үзе тапшырды, алга таба яңа иҗат уңышлары теләде. “Беркайчан да туган ягым табигатенә сокланып туймам, ахры“, — дип Каенавылда яшәүче җирле шагыйрь Наил Габдушев сүзләренә язылган “Туган ягым — Тол буйлары“ җырын башкарды.
— Кадерле Мәсгут Габдрахман улы! Олы юбилеегыз — 85 яшегез тулу уңаеннан изге теләкләребезне кабул итегез: озын гомер, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары, нык сәламәтлек телибез. Зур сәхнәгә юл яруда якташларыбызга күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Барда-Казан арасындагы иҗади дуслык мөнәсәбәтләре, теләктәшлек алга таба да үссен, ныгысын. Без Сезнең белән горурланабыз, иҗатыгыз алдында баш иябез, — дип Барда муниципаль районы администрациясе мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, мәдәният, ял hәм спорт үзәге директоры Е.Н. Кәлимуллина, Пермь татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары С.Н. Назин, Каенавыл мәктәбе директоры Р.Г. Әмиров hәм муниципаль район башлыгы эшләре белән идарә итүче Р.Р. Мукаев юбилярга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Рафис Рәмис улы район башлыгы С.М. Ибраев исеменнән рәхмәт хаты да тапшырды.
Мәсгут ага исә барлык котлауларга рәхмәтен белдерде hәм: “Үземне бәхетле дип саныйм. Мондый очрашулар күбрәк булсын иде. Җырларыбызның киләчәге — яшьләребез кулында. Тормышыгызда уңышлар, иҗади биеклекләр теләп калам. Hәрвакытта да җырлап яшәгез!“ — дип эндәште. Тамашачылар ахырда аягүрә басып “Театр“ җырын башкардылар. Әйе, кабатланмас бу очрашу мизгелләре, яңгыраган көйләр күңелләрдә озак яшәр әле.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *