Бергә-бергә эшләргә

24 января прошло заседание совета национально-культурной автономии татар края
Край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советының 24 январь утырышында яңа елга билгеләнгән чараларны үткәрү hәм эшчәнлекне тагын да җанландыру турында кызыксынулы сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар аеруча бер фикергә басым ясадылар: hәр эшне үзара ярдәмләшеп, бергәләп башкарырга кирәк, шул чагында аның әhәмияте зуррак булачак. Чыннан да, край яисә муниципальара дәрәҗәдә үткәрелүче чарада катнашучылар аз була икән, башкарылган эшнең көтелгән нәтиҗә бирмәячәге бәхәс тудырмый.
Утырышны мөхтәрият рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов ачты hәм көн тәртибе, быелга билгеләнгән чаралар белән таныштыру өчен урынбасары Сәлим Назинга сүз бирде. План колачлы, милли-мәдәни эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча чараларны үз эченә ала. Мәсәлән, быел Кунгур районында беренче тапкыр край татар авыллары икътисади форумы үткәреләчәк, Бардада татар мәгърифәте көнен, край үзәгендә “Пермь талантлары“ ачык үзешчән сәнгать фестивален, татар яшьләре көннәрен, Орда районында икенче төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясен, шулай ук мөхтәриятнең хисап-сайлау конференциясен, “Халык чишмәсе“ газетасының 25 еллыгын, үзешчән авторларның иҗат җыентыкларын тәкъдир итүне, край hәм районнар сабан туйларын үткәрү билгеләнә. Әле Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыручы чаралар бар, мөхтәрият аларда катнашуны да күз уңында тота. Районнарда инде традициягә кергән бәйрәмнәр дә игътибарга лаек, шуларның берсе – Кишерть районындагы бердәнбер татар авылы Югары Солянкада узучы “Җиләк бәйрәме“. Уинск, Октябрь, Чайковский, Барда районнарында әhәмиятле чаралар оештырыла, Березовка, Пермь, Нытва районнарында мәчетләр төзелә, аларны ачу тантаналары да быел көтелә. Сөйләшү барышында шунысы да мәгълүм булды: көзен Кунгур районында милли көрәш буенча Урал кубогына бәйге, ә декабрьдә Пермьдә Рәсәй чемпионатын үткәрү билгеләнгән.
Фикер алышуда Кунгур районы татар иҗтимагый үзәге рәисе Алмаз Хавыев, Пермьдәге “Чулпан“ балалар бакчасы мөдире Фәүзия Пак, Березовка районы “Шауба“ татар иҗтимагый үзәге рәисе Сәгыйрә Бормотова, “Чәк-чәк“ татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов h.б. катнашты. Алар планда каралган чараларны оештыру hәм үткәрү буенча тәкъдимнәрен керттеләр. Икътисади форумның, әйтик, Кунгур hәм Орда районнары уңышлы эшләүче авыл эшмәкәрләре тәҗрибәсенә нигезләнүе авыл хуҗалыгын үстерү өчен нәтиҗәле булачагы билгеләнде. Утырышта катнашучылар күп мәсьәләләр каралуын, эшлекле фикерләр әйтелүен уңай бәяләделәр. Уинск районы Чәйкә урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Хатмуллина якташ авторлары, Сәгыйрә Бормотова Березовка hәм Лысьва районнары авторлары иҗат җыентыклары белән таныштырдылар.
Утырышка совет әгъзалары белән бергә Кишерть районының Югары Солянка, Пермь районының Башкултай, Орда районының Мәрәкәй авыллары вәкилләре дә килгән иде, алар шулай ук милли-мәдәни эшләр буенча үз фикерләрен әйттеләр. Германиядә яшәүче журналист, режиссер, оператор якташыбыз Нәсүр Юрушбаевның эшчәнлеге hәм Пермь җирендә фильмнар төшерү хакында чыгышы зур кызыксыну тудырды.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *