Юбилей тантанасы

Награждение активистов профсоюзного движения
БИЛГЕЛЕ булганча, 2003 елның 7 декабрендә үткән референдумда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автоном округында яшәүчеләр бу территорияләрнең берләшүе өчен тавыш бирделәр. Ә нәкъ менә ун ел элек 1 декабрьдә Россия Президенты РФнең яңа субъекты — Пермь крае барлыкка килү турындагы законга кул куйды. Бу истәлекле вакыйга хөрмәтенә сишәмбе көнне Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә тантаналы чара үтте, анда районның иҗат коллективлары катнашты.
Бирегә килүчеләрне бәйрәм белән котлап, муниципаль район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева ун ел эчендә крайның билгеле уңышларга ирешүе, Кама буенда яшәүчеләрнең реаль керемнәре якынча өч тапкырга үсүе турында белдерде. Сәламәтлек, озын гомер, һәркемнең территория үсешенә билгеле өлеш кертүен теләде.
Чараның икенче өлеше Профсоюз хәрәкәте активистлары көненә багышланган иде. Агымдагы елда Россия профессиональ союзлары барлыкка килүгә 110 ел, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенә 25 ел тулды.
Бу көнне Барда районы профсоюзлары координацион советы рәисе Э.Ә.Кирилов, халык мәгарифе профсоюз хезмәткәрләренең территориаль оешмасы рәисе С.Г.Туктамышев, дәүләт учреждениеләре профсоюзларының район комитеты рәисе К.С.Зиятов, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Л.Р.Газизова бирегә килүчеләрне котладылар һәм профсоюз хәрәкәте активистларына почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Эрнест Әхмәдулла улы сүзләре буенча, районда 45 башлангыч профсоюз оешмасы бар, профсоюз әгъзасы булып 2000 нән күбрәк кеше исәпләнә. Хәзерге вакытта иң зур профсоюз оешмасы — мәгариф хезмәткәрләренең, аларда — 926 профсоюз әгъзасы.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *