Казнаны тулыландырып
һәр ел 21 ноябрьдә билгеләп үтелүче Салым органнары хезмәткәрләре көне алдыннан без Пермь крае буенча 8 санлы Федераль салым службасы районара инспекциясендә булдык. Инспекция начальнигы Александр Викторович Наборщиков оешманың эшчәнлеге, агымдагы елның эш йомгаклары турында сөйләде. — Александр Викторович, служба функцияләре һәм бурычлары турында сөйләгез әле. — Безнең төп бурыч булып, әлбәттә, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнарын саклауны контрольләү һәм күз әтү тора. Моннан тыш без салым түләүчеләргә салым бурычларын башкару өчен уңайлы шартлар тудырабыз: бирегә килүчеләргә декларация






