Беренче планда — балалар хокуклары
Ул биредә Каенавыл гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия активлары, край политехник колледжы филиалы студентлары белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында укучылар Павел Владимировичка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, мәсәлән, гимназия укучылары вузларга кергәндә ГТО нормаларын кайда тапшырырга мөмкин булуы, ЕГЭ үткәргәндә куркынычсызлык чаралары, вузга кергәндә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан калган балалар өчен льготалар һ.б. белән кызыксындылар. Үз чиратында зур кунак барлык сорауларга җавап бирде һәм укучыларга 2012 елның 1 июнендә кабул ителгән РФ Президенты Указы нигезендә 2012-2017 елларда балалар мәнфәгатьләрендә Милли