Мәскәүдә очрашулар

19-20 октябрьдә Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев hәм район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов эш визиты белән Мәскәүдә булдылар. Биредә аларның 58 санлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин hәм РФ Федераль Җыелышы Федерация Советында Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы вәкиле – сенатор А.К.Пушков белән эш очрашулары булды, аның барышында Барда районын алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Игорь Николаевич Шубин hәм Алексей Константинович Пушков бардалыларның халык белән очрашулар вакытында яңгыраган наказларын кабул иттеләр. Алар – авылларны газлаштыру, мәктәпләрне, балалар