Кече бизнеска — субсидия

Cостоялось подписание договоров с предпринимателями
2 ДЕКАБРЬДә район администрациясендә субсидия рәвешендә ярдәм алучы эшмәкәрләр белән килешүләргә кул куелды. һәр ел районның кече бизнес субъектлары эшмәкәрлекне үстерү буенча программада катнаша. Аларның социаль мөһим функциясе, җитәкчеләрнең ышанычлыгы һәм администрация белән тыгыз хезмәттәшлеге район икътисадын үстерүгә, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булышлык итә.
Биредә муниципаль район башлыгы Сергей Ибраев, район администрациясе авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Марат Әхмәев, район Земство Җыелышы депутаты Гамил Халитов, субсидия алучы эшмәкәрләр катнашты.
«Безнең төп максат — икътисадны, производствоны үстерү, өстәмә эш урыннары булдыру. Шуңа күрә безнең өчен эшмәкәрләргә ярдәм итү зур мәгънәгә ия. Быел субсидия алуга заявкалар шактый күп булды, аларның җидесе ярдәм алды. Грантның гомуми суммасы 3 млннан күбрәк сум тәшкил итә, аның 2 миллионнан күбрәге — федераль средстволар», — дип билгеләде Сергей Миннихан улы.
Ул эшмәкәрләргә аларның җиңел булмаган эшләрендә — район халкын туклану продуктлары белән тәэмин итүдә, хезмәт күрсәтүдә уңышлар теләде. Шулай ук район башлыгы ит ярымфабрикатлары җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне хәләл юнәлеш буенча җитди эшләргә чакырды, чөнки халыкта барлык дини кагыйдәләрне саклап җ итештерелгән продукциягә соралыш үсә.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *