Проблемаларны бергәләп хәл итәргә
3 февральдә Каенавыл һәм Федорки поселениеләренә кергән авылларда район башлыгы С.М.Ибраевның традицион отчет-информацион очрашулары башланды. Беренче җыелыш Кодашта үтте, аннан — Уймужда, Федоркида һәм Акбашта. Очрашуларда район башлыгы белән бергә район администрациясенең эшләр белән идарә итүче В.М.Рангулов, район администрациясенең кайбер идарә һәм бүлек җитәкчеләре, белгечләре, предприятиеләр, службалар һәм социаль сфера учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашты. Сергей Миннихан улы башта 2010-2014 елларда башкарылган эшләргә отчет ясады һәм очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Аның сүзләре буенча, Барда районы Пермь краеның иң куркынычсыз территориясе







