Мәктәпара стадион булачак!
Дүшәмбе көнне, 4 июньдә, район башлыгы С.М. Ибраев hәм аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары В.Р. Әмирова катнашуы белән Бардада мәктәпара стадион төзелеше буенча эшләр башкару муниципаль контрактына кул куелды. Район администрациясенең төзелеш hәм торак-комуналь хуҗалыгы идарәсе (начальнигы А.Х. Сарбаева) — заказчы, “Пермгазэнергосервис- Барда” ОООсы (директоры М.Н. Ибраhимов) -подрядчы булып тора. Сергей Миннихан улы hәм Венера Рафит кызы Марат Наил улына эшләрне кыска вакыт эчендә башларга, бар эшне сыйфатлы hәм билгеләнгән вакыт эчендә башкарып чыгарга, объектның тәүлек әйләнәсендә контрольдә булуын тәэмин









