Беренче планда — балалар хокуклары

Уполномоченный по правам ребенка Павел Миков посетил Бардымский районУл биредә Каенавыл гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия активлары, край политехник колледжы филиалы студентлары белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында укучылар Павел Владимировичка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, мәсәлән, гимназия укучылары вузларга кергәндә ГТО нормаларын кайда тапшырырга мөмкин булуы, ЕГЭ үткәргәндә куркынычсызлык чаралары, вузга кергәндә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан калган балалар өчен льготалар һ.б. белән кызыксындылар.
Үз чиратында зур кунак барлык сорауларга җавап бирде һәм укучыларга 2012 елның 1 июнендә кабул ителгән РФ Президенты Указы нигезендә 2012-2017 елларда балалар мәнфәгатьләрендә Милли гамәлләр стратегиясе турында сөйләде. П.В.Миков сүзләре буенча, бу стратегия шуның белән өстенлекле, беренче тапкыр шундый зур дәрәҗәдәге документта балалар өлкәннәрнең йогынты ясаучы объектлары, социаль хезмәтләрдән кулланучылар буларак кына түгел, ә процессның актив катнашучылары буларак билгеләнгәннәр. Анда «Балалар — шәхси мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнашучылар» юнәлеше аерым бүленгән, ул балаларның катнашуыннан, фикереннән, тәкъдименнән башка Россиядә социаль чынбарлыкны үзгәртү катлаулы булачагын тануны аңлата Шуңа күрә балаларның үзләренең мәнфәгатьләренә кагылучы карарларны хәл итүдә социаль активлыгына зур өметләр баглана.
П.В.Миков Барда махсус (коррекция) гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә дә булды. Павел Владимирович биредә көнкүреш шартларына, укыту-тәрбия процессын оештыруга игътибар бирде, балалар белән аралашты.
Аннан соң гражданнарны кабул итү үткәрелде, соңрак аның катнашында балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия утырышы булды. Очрашуда агымдагы елда край КДН тарафыннан билгеләнгән эгпчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре турында сүз барды, башлыча, балалар үлеме санын киметү, гаиләнең һәм балаларның имин булмауларын алдан ачыклау, балигъ булмаганнар тарафыннан ясалучы куркыныч җинаятьләрне, шулай ук балалар арасында суицидларны кисәтү һ.б.
Район башлыгы С.М.Ибраев кабинетында визитка йомгак ясалды.
— Шунысы сөенечле, сез, Сергей Миннихан улы, мәктәп укучылары белән үзара эшлекле хезмәттәшлектә актив позиция билисез. Район администрациясенә балаларның социаль проектларын тормышка ашыру өчен средстволар бүлүе өчен рәхмәт белдерәм, — диде бала хокуклары буенча уполномоченный һәм укучыларның район территориясендә балалар форумын оештыру турындагы теләкләрен белдерде.
Шулай ук ул кайбер күрсәткечләргә тукталды: Барда районы балалар җинаятьләре буенча 48 район арасында 7 урында тора, социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү буенча — 21 урында. Пермь краенда соңгы өч елда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан калган балаларның саны кимегән, шулай ук ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итүнең дә кимүе күзәтелә.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *