Уңышларыбыз бар, эшлисе дә әле аз түгел

2 февраля начались отчетно-информационные встречи главы Бардымского муниципального района С.М. Ибраева
Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраевның, район Земство Җыелышы депутатларының, учреждениеләр, предприятиеләр, край hәм федераль башкарма хакимият органнары структур подразделениеләре җитәкчеләренең 2017 елда халык белән отчет-информацион очрашулары 2 февральдә башланып китте. Бу көнне халык белән очрашулар Каенавыл поселениесенә караган Кодаш, Байавылда, Федорки авыл поселениесенә караган Уймуж, Федорки, Акбаш авылларында үтте.
Муниципаль район башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары Р.Р. Мукаев 2016 елда районда башкарылган эшләр буенча доклад белән чыгыш ясады. Аның сөйләвеннән аңлашылганча, узган елда район бюджетының керем өлеше 768 млн сум, чыгым өлеше 759 млн сум тәшкил иткән. Барда районы хокук тәртибе hәм куркынычсызлык буенча крайда өченче урында тора. Барысы районда 25291 кеше яши, 2016 елда 439 кеше вафат булган, 356 сабый туган. 158 яңа гаилә төзелгән, 82 пар аерылган. “Колос“ санаторий-профилакторие берничә төр медицина хезмәте күрсәтүгә лицензия алган. Рафис Рәмис улы шул рәвешле районның икътисади-социаль хәлен яктыртты, җир-милек мәсьәләләренә, мәгариф, мәдәният, спорт торышына тукталды.
Районның баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин узган елда больницада ремонт эшләре алып барылуын, яңа җиhазлар алынуын хәбәр итте. Ә иң мөhиме халыкка медицина ярдәме күрсәтелә. Агымдагы елда план буенча 2196 кеше стационар ярдәм алырга тиеш. Үткән елда вафат булучыларның 117се пенсия яшенә дә җитмәгән булган. 152 кеше йөрәк hәм кан әйләнеше авыруларыннан, 39 кеше бавыр циррозыннан үлгән, 16 кеше үз-үзенә кул салган. Федорки авыл поселениесе шартлы 1000 кешегә исәпләгәндә үлүчеләр саны буенча югары күрсәткечкә ия: Барда поселениесендә бу сан 11.4кә тигез булса, биредә — 30.4. Диспансеризация үтеп сәламәтлегең торышын белү — авыруларны вакытыннан алда ачыкларга мөмкинлек бирә.
— Быел югары уку йортларын тәмамлап яңа врачлар: эндокринолог, стоматолог кайтуы көтелә. Хәзер медицина академиясендә барысы 21 студент укый, — диде Илнур Әдhәм улы.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ә.М. Куштанова hәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Э.Г. Тюмисова пенсияләр белән тәэмин итү, социаль түләмнәр түләүдә яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырдылар. Хезмәт базарындагы хәлгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры В.У. Кучукбаева ачыклык кертте.
hәр авылда халык күңелен борчыган сорауларны биреп калырга ашыга. Бигрәк тә пенсияләр hәм социаль түләмнәр түләү, ярдәм күрсәтү, авылларның киләчәге борчый:
-Күзләрне дәвалау өчен район больницасында берничә койка-урын ачып булмасмы икән?
-Газ hәм электр энергиясе өчен бәяләр туктаусыз арта, моңа нокта куелырмы?
-Елдан-ел буш йортлар күбәя, бу уңайдан нинди дә булса программа эшләнми микән?
-Кодаш авылы клубы кайчан тиешенчә җылытылыр?
-Янгын депосы ачуда ярдәм күрсәтмәссезме?
-Кәрәзле элемтә кайчан булыр?
-Кичке сәгатьләрдә электрның көчәнеше җитми. Электр баганалары авар хәлгә килде, алар кайчан алыштырылыр?
-Хөрмәткә лаек затлар вафаты сәбәпле, район газетасында поселение исеменнән некролог урнаштырып булмыймы?
-Каралты-кураны ремонтлау өчен агач бирелсен иде.
-Ветеринар штатын ачып булмасмы?
-Авылларда чүплекләр юклыктан урманнарны чүп-чар баса h.б.
hәр авылда сөйләшүләргә йомгак ясап нәтиҗә чыгарылды. Ураза көннәренә туры килгәнлектән, милли бәйрәмебез Барда җыенын үткәрү көне хәл ителде. Сергей Миннихан улы авыллар тормышында актив катнашучылар Р.Я. Имайкинга, Р.Г. Габдушевка, Р.Ф. Килдебаевка, Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов Р.С. Мостаевка рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *