Мәктәпара стадион булачак!

Межшкольному стадиону - быть!
Дүшәмбе көнне, 4 июньдә, район башлыгы С.М. Ибраев hәм аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары В.Р. Әмирова катнашуы белән Бардада мәктәпара стадион төзелеше буенча эшләр башкару муниципаль контрактына кул куелды. Район администрациясенең төзелеш hәм торак-комуналь хуҗалыгы идарәсе (начальнигы А.Х. Сарбаева) — заказчы, “Пермгазэнергосервис- Барда” ОООсы (директоры М.Н. Ибраhимов) -подрядчы булып тора.
Сергей Миннихан улы hәм Венера Рафит кызы Марат Наил улына эшләрне кыска вакыт эчендә башларга, бар эшне сыйфатлы hәм билгеләнгән вакыт эчендә башкарып чыгарга, объектның тәүлек әйләнәсендә контрольдә булуын тәэмин итәргә кирәклеге турында әйттеләр. Ул үз ягыннан эшкә башларга әзер булуын белдерде, иң мөhиме, hава шартлары гына комачау итмәсен.
Мәктәпара стадионда футбол кыры, баскетбол мәйданчыгы, түгәрәк hәм туры йөгерү юллары, йөгереш юлы, сикерү чокыры, балалар hәм спорт уен җиhазлары белән мәйданчык, асфальт hәм бетон катламлы юл системасы, 96 урынлы трибуна, кече архитектура формалары (чүп савытлары, эскәмияләр) булачак. Проект буенча стадионда хәбәр бирү өчен тавыш көчәйткеч җиhазлары белән мәгълүмат таблосы урнаштыру, футбол кыры, йөгерү юллары hәм баскетбол мәйданчыгы өчен стадионда тышкы яктырту булдыру каралган. Контракт күләме 24 миллион сумнан күбрәк, акчаның бер өлеше крайның булса, икенче өлеше җирле бюджеттан.
Бардада бу проектны тормышка ашыру зур социаль әhәмияткә ия. Физик культура hәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр саны артачак, масса-күләм, балалар hәм яшүсмерләр спорты үсеше, югары дәрәҗәдәге спортчылар тәрбияләү өчен шартлар тудырылачак. Үсеп килүче буын өстәмә белем бирү хезмәтләре белән тәэмин ителәчәк. Секцияләр, уку-өйрәнү төркемнәре ачылачак, спорт корылмаларының үткәрү мөмкинлеге артачак. Иҗтимагый юнәлешле физкультура-сәламәтләндерү hәм спорт эшләрен башкару яшүсмерләрнең hәм яшьләрнең җинаятьчелек өлкәсенә тартылуын киметәчәк. Шулай ук стадион төзелеше район, районара hәм край ярышлары үткәрергә ярдәм итәчәк.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *