Таныклыклар тапшырылды

Барда муниципаль округы администрациясендә 7 октябрьдә тагын биш яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләмнәр алуга таныклыклар тапшырылды. 2022 ел башыннан барысы 64 гаилә таныклыкка ия булды: шул исәптән 3 күп балалы гаилә (федераль юнәлеш буенча — 35 процент), 61 гаилә край юнәлешендә (10 процент). Барда муниципаль округы башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева шатлыклы вакыйга уңаеннан яшь гаиләләрне тәбрикләп мөрәҗәгать итте. — Бүген сезгә ярдәм буларак торак шартларын яхшырту өчен таныклыклар тапшырабыз, аларны 6 ай эчендә кулланып