Таныклыклар тапшырылды

Барда муниципаль округы администрациясендә 7 октябрьдә тагын биш яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләмнәр алуга таныклыклар тапшырылды.

2022 ел башыннан барысы 64 гаилә таныклыкка ия булды: шул исәптән 3 күп балалы гаилә (федераль юнәлеш буенча — 35 процент), 61 гаилә край юнәлешендә (10 процент).

Барда муниципаль округы башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева шатлыклы вакыйга уңаеннан яшь гаиләләрне тәбрикләп мөрәҗәгать итте.

— Бүген сезгә ярдәм буларак торак шартларын яхшырту өчен таныклыклар тапшырабыз, аларны 6 ай эчендә кулланып өлгерергә кирәк булачак. Яшәгән урыныгыз яхшы булсын, гаиләләрегезгә иминлек телибез, — диде Татьяна Владимировна.

Округ администрациясенең торак программалары буенча әйдәп баручы белгече Г.И. Нурбакова яшь гаиләләрне тәбрикләп уңышлар теләде hәм торак шартларын яхшыртуда уңайлыклар тудырылганы өчен округ администрациясенә рәхмәтен белдерде.

Социаль түләмнәр ярдәмендә барысы 56 гаилә торак шартларын яхшыртты. Ел башыннан 10 гаилә, таныклык үзенең көчен саклаган 2 ел вакыт эчендә балалары туу сәбәпле, өстәмә социаль түләм алды.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *